Татарстан Республикасының хәзерге Мөслим районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 124 км, Чаллы пристаненнан 96 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Мөслим районы Горбуновка авыл советы, 1963 елдан – Сарман районы Яңа Усы авыл советы, 1965 елдан Мөслим районы Иске Карамалы авыл советы составында.

Халык саны – 118 кеше (1930 ел, руслар), 116 кеше (1956 ел, руслар), 10 кеше (1979 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1979 елдан соң телгә алынмый.