Эчтәлек

Калка елгасы буендагы сугышта (1223) рус-кыпчак гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, Сөбедәй баһадир һәм Җәбә җитәкчелегендәге монгол гаскәре Идел буе Болгары тарафына юнәлә. Самара Дугасы төбәгендә сагалап торып, болгарлар монголларны җиңәләр (4 меңләп кеше качып котыла).

1229 елда монголларның Күкдәй белән Сөбедәй җитәкчелегендәге атлы гаскәре болгарларның Җаек елгасы буенда чик сагында торган отрядларын тар-мар итә.

1232 елда монголлар Биләр шәһәрен басып алуга омтылыш ясыйлар.

1235 елда монгол феодалларының Каракорымда уздырылган корылтаенда Идел буе Болгарын, Русьны һ.б. илләрне басып алу максаты белән яу оештыру турында карар кабул ителә. 1236 елның көзендә монголларның Бату хан җитәкчелегендәге берләштерелгән гаскәрләре Җаек елгасын кичә һәм Идел буе Болгарының төп шәһәрләренә, иң беренче чиратта Биләргә юнәлә.

Озакка сузылган камау нәтиҗәсендә шәһәр яулап алына. Фарсы тарихчысы әл-Җүвәйни мәгълүматлары буенча, күп кенә кешеләр үтерелә һәм әсирлеккә төшерелә. Рус елъязмаларында «карт-корыдан башлап күкрәк балаларына кадәр кырып бетерелде, бик күп товарлар талап алынды, ә аларның шәһәре яндырылды», – диелә.

Аннан соң Болгар, Җүкәтау, Ибраһим, Суар һ.б. шәһәр-кальгалар яулап алына.

1236–1237 елларның көз һәм кыш айларында, 1237 елның язында сугышлар Идел буе Болгарының үзәк һәм көнчыгыш җирләрендә бара. 1237 елның язы ахырында – җәе башында монголларның алдагы отрядлары Идел буе Болгарының көньяк һәм көньяк-көнбатыш җирләренә аяк басалар.

Бату хан гаскәрләренең бер өлеше Түбән Идел буена Бачман һәм Качир-Үкүле җитәкчелегендәге күтәрелешне (кара: Бачман хәрәкәте) бастырырга китә.

1237 елның көзендә монгол гаскәрләре Иделне кичәләр һәм болгарларның Самара Дугасындагы кала-авылларын бөлгенлеккә төшерәләр. 1238 елда илбасарларга каршы көрәшне Баян һәм Җик җитәкли. Ләкин Баян белән Җик кузгалышы монгол гаскәрләренең Сөбедәй җитәкчелегендәге явы вакытында бастырыла, Идел буе Болгарының территориясе Җүчи Олысы составына кертелә.

Әдәбият

Гимади Х.Г. Монгольское иго и вопрос о происхождении казанских татар // Происхождение казанских татар. Казань, 1948.

Халиков А.Х. Монгольское нашествие и судьба Великого города // Археологические памятники Нижнего Прикамья. Казань, 1984.

Волжская Булгария и монгольское нашествие. Казань, 1988.

Автор – И.Х. Хәлиуллин