Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 3,7 мең кв.км. Үзәге – Беляевка авылы (Оренбургтан 110 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 16238 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 1346 кеше (2010 ел).

Башлыча, Алабайтал (476), Беляевка (347), Донское (139), Гирьял (67) авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә Идел буе татарлары XVIII йөз ахырында килеп урнашалар.

1917 елга кадәр Алабайтал авылында (татарлар бирегә 1818 елда килеп урнаша) 2 мәчет (берсенең бинасы сакланган) һәм мәдрәсә була.

1991 елдан мәктәптә татар телен өйрәнү буенча факультатив дәресләр үткәрелә. Алабайтал авылында «Уримте» татар бию коллективы һәм «Йолдызлар» татар вокаль төркеме эшли.