Административ-территориаль буйсынуы

1923 елда нигез салына. Оештырылган вакытыннан ТАССР ның Мамадыш кантоны Мамадыш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Югары Ушма авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1925 елда – авылда “Кызыл Партизан” мелиорация ширкәте, 1930 елда “Коминтерн” колхозы оештырыла. 1960 еллар башында авыл “Татарстан” колхозы составына керә (Алкин, Югары Ушма, Акчишмә, Иске Завод, Хәсәнша, соңрак – Эшче авыллары). 1973 елда “Татарстан” колхозы – “Ушма” совхозы, 1994 елда – “Ушма” күмәк предприятиесе, 2002–2005 елларда “Ушма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп эшли (2015 елга кадәр). Хәзер фельдшер-акушерлык пункты, клуб, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

М.Г.Шәйдуллин (1940 елда туган) – монументалист, рәссам, график, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәссамнар берлеге әгъзасы (1983 елдан).

Халык саны

1926 елда – 286,
1938 елда – 337,
1949 елда – 300,
1958 елда – 233,
1970 елда – 279,
1979 елда – 267,
1989 елда – 146,
2002 елда – 99,
2010 елда – 91,
2017 елда – 66 кеше (татарлар – 99%, руслар – 0,5%).