Эчтәлек

Фаразланганча Хан мәчете янындагы аксөякләр зираты территориясендәге XV–XVI йөзләргә караган корылмалар. 1552 елда Казан рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынганнан соң җимертелә.

1977 елда Сөембикә манарасы төбе янында кешеләр җирләнгән ике хан төрбәсе ачыла. Белгечләр исәпләгәнчә, XV йөздә таштан беренче хан төрбәсе (анда 1462 елда Мәхмүт хан җирләнә), XVI йөз башында аның янында икенчесе төзелә.

Хан төрбәләренең үсемлек-геометрик бизәкле сырлы штукатуркасы өлешләре сакланып калган. 2004 елда бу төрбәләрнең калдыклары чынлыкта ак таштан корылган 6х18 м мәйданлы бер бина булганлыгы ачыклана. Ихтимал, XVI йөз башында төрбәнең беренче бинасына икенче өлеше терәп төзелгән һәм анда 1518 елда Мөхәммәдәмин хан җирләнгән.

Хан мәчетенең һәм төрбәләрнең буй диварлары бер-берсенә паральлель корылган, бу исә аларның эчке бүлмәләре мәчет итеп файдаланылган булуы турында сөйли.

Әдәбият

Тематическая подборка, посвящённая мавзолеям Казанского Кремля // Панорама-Форум. 1997. № 3; 

Ситдиков Г. Казанский кремль: ист.-археол. исслед. К., 2006; 

Надырова Х.Г. Ханская Казань: Мифы и реальность // Градостроительное искусство: Новые материалы и исслед. М., 2007. Вып. 1.

Автор — Х.Г.Надыйрова