Биографиясе

1880 ел, Эстониянең Юрьев шәһәре, хәзерге Тарту шәһәре – 1924 елдан соң.

Юрьев (1908–1910), Мюнхен (1910–1912) университетларында укый. 1913 елдан Мәскәү археология институтында Борынгы Мисырны өйрәнү (египтология) кафедрасы мөдире.

1919–1922 елларда Казан университетында профессор. Алтын Урда шәһәрләрендә (Үкәк, Сарай әл-Мәхрусә, Сарай әл-Җәдид һ.б.) археологик казу эшләренә җитәкчелек итә. 1923 елдан Мәскәү университетының Археология һәм сәнгать белеме институтында.

1924 елдан эмиграциядә.

Хезмәтләре Борынгы Мисыр, Алтын Урда тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Приволжские «Помпеи». М.-П., 1923.

Старый и Новый Сарай – столицы Золотой Орды. Казань, 1923.

Очерки истории древнеегипетского искусства. М.-Саратов, 1924.

Культура Золотой Орды // Новый Восток. 1924. № 6.

Автор – И.Л.Измайлов