Тарихы

Поселокка 1910 еллар тирәсендә Минзәлә өязеннән күчеп килүчеләр нигез сала. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык таралган була.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән поселок Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Никольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Зерновой ключ” колхозы оештырыла. 1944 елда ике хуҗалыкка: “Зерновой ключ” һәм Гобәйдуллин исемендәге колхозларга бүленә. 1950 елда “Зерновой ключ”, Гобәйдуллин исемендәге һәм “Завод” колхозлары “Зерновой ключ” исеме астында берләшәләр.

Халкы күбесенчә игенчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 104,
1938 елда – 94,
1949 елда – 76,
1958 елда – 50,
1970 елда – 186,
1979 елда – 107,
1989 елда – 36,
2002 елда – 13,
2014 елда – 41,
2018 елда – 31 кеше (руслар).