Эчтәлек

Гомер еллары: 1520 – 1598 еллар тирәсе.

Чыңгызый, Бохара хакиме Мортаза хан улы.

1555 елдан Күчүм, Себер ханлыгы (башкаласы – Кашлык шәһәре) тәхетен яулау өчен, Ядегәр хан белән көрәшә башлый, 1563 елда аны кугач тәхеткә утыра.

Буйсынырга теләмәгән бәкләр һәм кабилә башлыклары белән көрәш алып бара, ислам динен таратуны яклап чыга. Ханлыкны ныгытып, Нугай Урдасы морзалары белән дустанә мөнәсәбәтләрне торгыза.

1569 елда рус патшасы Иван IV Күчүм ханнан Себер ханлыгының Рус дәүләтенә бәйле булуын һәм ясак түләвен таләп итә.

1573 елда Күчүм хан гаскәр белән Пермь шәһәренә бара. Шуңа да карамастан, ул 1570 елларда Рус дәүләте белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала.

1582 – 1585 елларда Күчүм атаман Ермак баскыннарына каршы көрәшә; 1582 елда җиңелә һәм көньяк Урал далаларына кача.

1585 елның язында, гаскәр туплап, Кашлыкны камый, Бетишев шәһәрчеге янында җиңелә. Ермак һәлак булгач, Кашлык шәһәрен кайтарып ала (1585). Әмма ханлыкны ныгыту һәм берләштерү юлында җирле аксөякләр каршылыгына очрый.

Сәед хан белән Карачы бәк җитәкчелегендә Күчүм ханга каршы фетнә оештырыла. Күчүм хан үз урдасын Иртеш буе даласына күчерергә мәҗбүр була. Анда ул яңа ханлык нигезләргә омтыла.

Моңа җавап итеп, рус воеводалары Иртеш буен актив рәвештә үзләштерә башлыйлар. 1596 елда Күчүм хан Тумус шәһәрчеге тирәсендә кенәз Ф. Елецкий гаскәре тарафыннан җиңелә.

1598  елда ул рус гаскәрләренә каршы Иртеш буенда яңа һөҗүмгә әзерләнә, әмма воевода А. Войенков Бараба даласында Күчүм хан урдасына көтелмәгән һөҗүм ясый һәм аның гаскәрен тар-мар итә.

Күчүм ханның әсирлеккә төшкән берничә улы русларга хезмәт итә башлый, ул үзе руслар ягына күчү тәкъдимен кире кага һәм далага китә.

Нугайлар белән бәрелешләрнең берсендә һәлак булган дип фаразлана.

Ермакка каршы алып барган сугыш-бәрелешләре хакында халык телендә күп риваять-хикәятләр сакланып калган.

Әдәбият

Миллер Г.Ф. История Сибири. М. – Л., 1937. Т. 1.

Тихомиров М.Н. Россия в XVI столетии. М., 1962.

Преображенский А.А. Урал и Западная Сибирь в конце XVI – начале XVIII веков. М., 1972.

Скрынников Р.Г. Сибирская экспедиция Ермака. Новосиб., 1982.

Автор – И.Л.Измайлов