Эчтәлек

XIV йөз ахырында Идегәй Җаек белән Җембе (Эмба) елгалары арасындагы җирләрдә ярыммөстәкыйль Мангыт йорты олысына нигез сала.

1430–1450 елларда Мангыт йорты Әбелхәер хан төзегән күчмә дәүләт составында була. Бу дәүләт таркалганнан соң, мангытлар мөстәкыйль дәүләт булып оешалар.

XV йөзнең икенче яртысында мангытларның бәкләренә һәм морзаларына буйсынулы кабиләләрнең күпчелеге уртак исем белән «нугай» дип атала башлый. Мангыт йорты «Нугай Урдасы» яки «Нугай Олысы» дигән исем ала.

XVI йөздә Нугай Урдасы көнчыгышта Иртеш елгасыннан алып, көнбатышта Иделгә кадәр һәм төньякта Чулман буйларыннан башлап, көньякта Сырдәрьяга кадәр җәелгән була. Үзәге – Сарайчык шәһәре.

Нугай Урдасы 120 ләп ыруг-кабиләне (илне) берләштергән, шулардан эрерәкләре: бодрак, каңгылы, кыпчак, катай, мангыт, уйшун, мин (меңнәр), найман.

Идарәче бәкләр, гадәттә, Идегәй нәселеннән була.

Нугай Урдасы ике өлештән торган: Җаектан көнбатыш тарафтагы Уң канат белән бәк билгеләгән нурадын, Җаектан көнчыгыш тарафтагы Сул канат белән кековат идарә иткән; XVI йөз ахырында, Нугай Урдасының төньяк-көнчыгыш өлкәләре белән идарә итү өчен, тайбуга вазифасы булдырыла.

Уң һәм Сул канат биләмәләре аерым олыслардан тора, алар белән морзалар идарә итә.

Дәүләт дине – ислам.

Халкының төп шөгыле – күчмә терлекчелек, кышлау тирәләрендәге җирләрдә, бик примитив рәвештә булса да, иген иккәннәр. Казан, Әстерхан, Мәскәү һ.б. төбәкләр белән сәүдә иткәннәр.

Шәех Мамай (1548–1549) һәм Йосыф (1549–1554) бәкләр идарә иткәндә, Нугай Урдасы Көнчыгыш Европа һәм Себер төбәгенең халыкара мөнәсәбәтләрендә актив роль уйный, еш кына Әстерхан, Казан, Себер һәм Кырым ханлыкларының эчке эшләренә дә тыкшына. Казан тәхетенә Мамык хан (1496), Сафагәрәй ханның (1546) нугайлар гаскәре ярдәмендә утыртылуы мәгълүм.

Казан ханлыгы һәм Нугай Урдасының идарәчеләре үзара мөнәсәбәтләрне никахлар аркылы да ныгытканнар: Казан ханнарыннан Ибраһим – Нугай Урдасы бәге Тимернең кызы Нурсолтанга, Мөхәммәдәмин – Муса бәк кызы Фатыймага, Җангали һәм аның вафатыннан соң Сафагәрәй – Йосыф бәк кызы Сөембикәгә өйләнәләр.

Мәскәү кенәзлеге Казан ханлыгын басып алганнан соң, Нугай Урдасында Мәскәү яклы һәм аңа каршы булган аксөякләр арасында көрәш башланып, дәүләт көчсезләнә һәм таркалуга йөз тота. Соңрак ул Олы Нугай Урдасына, Кече Нугай Урдасына, урдачыкларга (Шәех Мамай нәселе урдасы һ.б.) бүлгәләнә.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о Касимовских царях и царевичах. СПб., 1863–1864. Ч. 1–2.

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. М.–Л., 1941. Т. 2.

Сафаргалиев М.Г. Ногайская Орда во 2-й пол. XVI в. // Сборник научных работ Мордовского педагогического института. Саранск, 1949.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002.

История татар Западного Приуралья. Том I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства. Казань,  2016.

Автор – В.В.Трепавлов