Эчтәлек

Борынгы заманнан билгеле. Татарларның барлык этник төркемнәрендә дә киң таралган.

Татар фольклорының үзенчәлекле жанры буларак, беренче тапкыр күптомлы «Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр» (1987) басмасында кереш мәкаләдә тасвирлана.

Алкышлар һәм каргышлар сүзнең могҗизалы көченә ышануга нигезләнә һәм сихерләү буларак кулланыла: «Алкыш алган – аман, каргыш алган – тәмам»; «Бер кулың майда, бер кулың балда булсын»; «Тыныч йокы, татлы төш»; «Кулың корысын».

«Алкыш» һәм «каргыш» терминнары XI йөз язма ядкәрләрендә теркәлгән. Йосыф Баласагуниның «Котадгу белег» (1069–1070) поэмасында түбәндәге юллар бар: «Киши едгү атын көр алкыш булур, // Атыкмыш есиз өлсә каргыш булур» («Яхшы исемле кешене шатлыклы алкышлар белән каршылыйлар, // Начар исемле кешене кабергә дә каргышлар белән озаталар»).

Алкыш һәм каргыш башка борынгы төрки язма чыганакларда да сакланган: «Агылыңта йылкың болсун» («Абзарыңда атлар булсын»), «Тәңри каргышы аның үзә» («Тәңре каргышы аңа төшсен») һ.б.

Әдәбият

Древнетюркский словарь. Л., 1969.

Махмутов Х.Ш. Афористические жанры татарского фольклора. Казань, 1995.

Автор – Х.Ш.Мәхмүтов