Оешуы

Алтын Урданың таркалу чорында аның Кырым олысы территориясендә барлыкка килә.

Кырым ханлыгын нигезләүче – Кырымда җирле татар аксөякләре һәм Польша-Литва дәүләте ярдәме белән хакимияткә килгән Хаҗигәрәй хан (1441/43 –1466).

Территориясе

Кырым ханлыгы иң куәтле заманда (XV йөз уртасы) аның чикләре Кара диңгез буйларының төньяк өлешендә, көнбатышта – Днестр тамагыннан, көнчыгышта – Донның уңъяк ярына, төньякта – Бурсыклы (Ворскла) елгасына кадәрге территорияне колачлый.

Административ бүленеше

Кырым ханлыгыдагы административ бүленеш урта гасырлардагы төрки-татар дәүләтләре өчен традицион була һәм дүрт нәселнең – Аргын, Барын, Кыпчак һәм Ширин ыругларының эре биләмәләреннән тора, соңрак төрек административ системасы йогынтысында үзгәрешләр кичерә.

Кырым ханлыгына күчмә Едисан, Буҗак, Кече Нугай Урдасы биләмәләре бәйле була.

Чәчәк ату чорында ханлык бәклекләргә бүленә, аларның һәрберсе берничә торулык җирләрен берләштерә һәм төрле татар нәселләре вәкилләре тарафыннан идарә ителә.

Башкаласы Бакчасарай – эре дини, сәяси һәм сәүдә үзәге.

Башка эре шәһәрләре – Солхат (Иске Кырым), Кафа, Аккирмән, Азак (Азов), Кырык Йорт (Чуфут Кала), Гёзләү, Судак. Алар барысы да бәклекләрнең административ хакимият, һөнәрчелек, сәүдә, дини тормыш үзәкләре булалар.

Халкы

Кырым ханлыгы җирләрендә татарлар, греклар, әрмәннәр, караимнар, кырымчаклар, порт шәһәрләрендә шулай ук итальян сәүдәгәрләре яши.

Аксөякләр үзләрен – татарлар (кайбер очракларда «кырымлы» өстәмәсе белән), төп халык күбрәк үзен дини төсмер белән мөселманнар дип атый.

Тел

Кырым ханлыгыда төп тел төрки тел була, шул телдә шулай ук эш кәгазьләре тутырыла, дипломатик язышулар алып барыла һәм әдәби әсәрләр иҗат ителә.

XVI йөздән аңа госманлы төрекләр теленнән күпсанлы сүзләр үтеп керә башлый.

Халыкның хуҗалык итү рәвеше

Кырым ханлыгы халкының хуҗалык итү рәвеше төбәкләрнең үзенчәлекләренә бәйле була: югары үсеш алган игенчелек, шулай ук бакчачылык һәм йөзем үстерү – таулар итәгендәге көньякта, ярымкүчмә терлекчелек Кырымның далалы өлешендә һәм Кара диңгезнең төньягында таралыш ала.

Шулай ук бодай (аның бер өлеше сатуга чыгарыла), арпа, тары, дөге, ясмык, бакчаларда шәфталу, груша, слива, чия, чикләвек агачлары, алмагачлар үстерелә.

Халык умартачылык, балыкчылык һәм сунарчылык белән шөгыльләнә.

Шәһәрләр, бигрәк тә портлары булганнары, югары үсеш алган һөнәрчелек (тимер эшкәртү, сугыш кораллары ясау, туку, күн җитештерү, агач эшкәртү, чүлмәкчелек, зәркәнчелек, төзелеш һ.б.) үзәкләре була.

Төркия, Россия, Польша, Кавказ арты илләре белән сәүдә багланышлары үсә. Кырым ханлыгынан читкә чыгарылган төп товарлар – бодай, бал, шулай ук коллар; башка илләрдән корал, тукымалар, тәмләткечләр, затлы әйберләр һ.б. кертелә.

Иң зур ярминкәләрнең Кафа, Гёзләү, Судак һәм Ор-Капуда (Перекопта) уздырылуы мәгълүм.

Хакимият

Кырым ханлыгында иң югары хакимият Җүчи хан варислары – Гәрәйләр нәселе ханнары кулында була.

Кырым ханлыгының тамгасы (гербы) – өч тешле тарак, туграсы Кырым ханнарының дипломатик документларында төрле формаларда сакланган каллиграфик язмалы тамга рәвешендә була.

1475 елда Кырым ханлыгы Госманлылар империясенең вассалына әверелгәннән соң, анда башка төрле хакимият системасы урнаша. Кырым ханлыгы белән чынлыкта төрек солтаны идарә итә; ул, ханнарны тәхеттән төшерүгә һәм аларны билгеләүгә хокуклы булган хәлдә, ханлыкның барлык халыкара багланышларын контрольдә тота, шулай ук Кырым гаскәрләрен яуга җибәрергә әмер бирә ала.

Формаль рәвештә Кырым ханлыгы ханнары бүленмәс хакимияткә ия монарх булып калалар, ләкин чынлыкта аларның хакимияте төрек солтаннары һәм идарәче кланнар тарафыннан чикләнә.

Ханнар үз мөһерләре белән илнең барлык кануннарын раслыйлар, башка төрле вәкиллек вазифалары башкаралар.

Ханның Альма, Кача һәм Салгир елгалары үзәннәрендәге олысы аның байлыгының нигезен тәшкил итә.

XV йөз ахырыннан ханнарның резиденциясе Бакчасарайда урнаша.

Ханнан кала әһәмияте буенча Гәрәйләр нәселенең икенче дәрәҗәдәге иң өлкән вәкиле – калга, ягъни тәхет варисы санала. Аның резиденциясе һәм администрациясе Ак Мәчеттә урнаша. Калга биләмәсе калгалык-варислык буенча тапшырылмый, ә дәүләт милке булып исәпләнә.

1578 елдан Кырым ханлыгында тагын бер тәхет варисы (әһәмияте буенча нәселдә өченче дәрәҗәдәге нурадын титулы) барлыкка килә; аның биләмәләре Альма үзәнендәге Качи-Сарайда урнаша.

Чынлыкта Кырым ханлыгында хакимият татар аксөякләре кулында була; алар арасында 4 идарәче ыруг: Ширин (бу ыругның күренекле вәкилләре – дәүләт эшлеклеләре Әмәнәк (XV йөз ахыры) һәм Җантимер морза (XVIII йөзнең 1 нче яртысы), Аргын, Барын һәм Кыпчак (Яшлау) ыруглары йогынтылы урын били.

Соңрак аларга нугайларның Мангыт (Мансур) һәм Сиҗәүт ыруглары кушыла.

XVI–XVIII йөзләрдә кланнарның абруйлык дәрәҗәләре үзгәрә: мангытлар Аргын, Кыпчак һәм Барын ыругларын хакимият структураларыннан кысрыклап чыгаралар.

Аксөякләр хан каршында оештырылган диван аша дәүләт эшләренә йогынты ясыйлар. Аның составына калга, нурадын, ширин-бәй, мөфти, карачыбәкләр җитәкчелегендә дүрт идарәче ыруг вәкилләре, өч күчмә урда (Буҗак, Едисан, Нугай) идарәчеләре – серакәсирләр керә.

Диван барлык дәүләт эшләре белән җитәкчелек итә, шулай ук сословиеле һәм җирле мәхкәмәләр карамагына кермәгән җитди мәхкәмә эшләрен карый, дәүләт чыгымнарын (шул исәптән хан һәм сарай даирәсен тоту) билгеләү белән шөгыльләнә.

Иң югары административ һәм хәрби хакимият Ширин ыругыннан булган карачыбәк (каймакан, ширин-бәй) кулында туплана (аның резиденциясе Солхатта урнаша).

Дәүләтнең тышкы иминлеген тәэмин итү белән ор-бәк шөгыльләнә (резиденциясе Перекопта була).

Финанс эшләре һәм салымнар җыю белән хан агасы (вәзир), шулай ук төрле чиновниклар – казандар башы, актачы башы, дәфтәрдар башы, килләрҗе башы һ.б. җитәкчелек итә. Гадәттә, аларның вазифалары идарәче ыруглар арасында бүленә. Төркия империясенә бәйлелеккә кергәннән соң, Кырым тормышында солтан вәкиле мөһим роль уйный башлый.

Социаль составы

Кырым ханлыгында аксөякләрнең социаль статусы җир биләү (яки бер төрле салым җыю) хокукларына нигезләнгән иерархия системасына таяна. Җир биләү өчен аның хуҗалары үзләре буйсынган затка хезмәт итәргә тиеш булалар. Биләмә шартлы (икта, сөйургал) һәм шартлар белән чикләнмәгән төрдә була (тархан, ягъни салымнардан һәм төрле җыемнардан тулысынча яки аларның бер өлешеннән азат ителү).

Аксөякләрнең югары катлавын Гәрәйләр вәкилләре – калга, нурадын һ.б. солтаннар, шулай ук морзалар, бәкләр һәм йомышлы вак аксөякләр – әмәлдәшләр һәм сердәшләр тәшкил итә.

Халыкның төп массасын дәүләткә яки феодалга салымнар түләгән катлаулар тәшкил итә.

Төп салым татар дәүләтләре өчен традицион ясактан гыйбарәт була. Гамәлдә булган башка төрле салымнар, җыемнар һәм бурычлар: гаскәрләргә һәм хакимиятләргә азык-төлек, кирәк-яраклар тапшыру (анбар малы, өлүфә сүсүн һ.б.), ям бурычы (илче кунак), руханилар өчен җыелучы салым (гошер һәм зәкят) һ.б.

Кырым татарларының хәрби отрядлары төрек солтаннарының яуларында катнашкан өчен түләүләр, Польша һәм Россия тарафыннан үз территорияләренә һөҗүмнәр булмасын өчен түләнгән акчалата контрибуцияләр, шулай ук ганимәт малы Кырым ханлыгы казнасына зур керемнәр китерә.

XVII йөз уртасында Россиянең Кырым ханлыгына акчалата түләүләре (русча «поминки» дип аталган) 12 мең сумга җитә.

Гаскәр

Кырым ханлыгының гаскәре, хан гвардиясеннән (капы-кулу) һәм татар ыруглары халкыннан, шулай ук хәрби чара максатларыннан чыгып, 4 меңнән 200 мең яугиргә кадәр исәпләнгән күчмә кабиләләр гаскәрләреннән туплана.

Армиянең үзәге хәрби җитәкчеләрдән һәм, башлыча, авыр коралланган җайдаклардан (аларның гомуми саны 8–10 мең кешегә җиткән), йомышлы аксөякләрдән тора.

XVI йөз башында төрек армиясе тибындагы даими профессиональ армия төзелә башлый, аның составына мушкетлар белән коралланган (җаниссәрләр һәм түфәнекче) җәяүле яугирләр отрядлары, шулай ук кыр артиллериясе (зарбузан) керә. Тора-бара бу отрядлар сугыш хәрәкәтләрендә мөһим роль уйный башлыйлар.

Ачык кырдагы сугышларда һәм ныгытмаларны саклаганда артиллерия кулланыла. Елгаларны кичүдә һәм елга сугышларында хәрби һәм транспорт максатындагы флот файдаланыла.

XVI–XVIII йөзләрдә Кырым ханы отрядлары күбесенчә Төркия гаскәрләре составында хәрәкәт итәләр. Кырдагы бәрелешләрдә оператив манёврлар, фланглардан кысып алу, алдаулы чигенүләр кулланыла. Сугыш вакытында татарлар, дошманга уклар яудырып, дистанция сакларга омтылалар.

Дин

Кырым ханлыгыда исламның хәнәфиләр мәзһәбенә караган сөнниләр юнәлеше дәүләт дине була.

Руханилар вакыфлар билиләр. Аларны сәедләр нәселеннән булган мөфти җитәкли. Мөфтиләр һәм сәедләр илнең сәяси тормышында актив катнашалар һәм казыйлык эшчәнлеге алып баралар.

Руханилар катлавына гыйбадәт кылу һәм гражданнар эшләре буенча мәхкәмә эшләрен карау белән шөгыльләнгән шәехләр, казыйлар, муллалар, имамнар, хафизлар керә.

Руханилар шулай ук дини уку йортлары – мәктәпләр һәм мәдрәсәләр белән җитәкчелек итәләр. Әлеге уку йортларында ил халкының бер өлеше укырга-язарга өйрәнә һәм диннең төп кануннарын үзләштерә.

Мәдәният

Мәдрәсәләр һәм хан сарае каршында кулъязмалар китапханәләре булуы, шулай ук китапларны күчереп язучылар эшләве турында мәгълүматлар сакланган. Безнең көннәргәчә килеп җиткән язулы әйберләр, эпиграфик язулы кабер ташлары, эш кәгазьләре халыкның белемлелеген һәм мәдәнилеген күрсәтә.

Әдәбият көчле үсеш ала. Газигәрәй ханның (псевдониы «Бора» – «Давыл») «Гөл вә былбыл» (XVI йөз) поэмалар һәм шигырьләр җыентыгы сакланган.

Шулай ук Баһадиргәрәй һәм Сәлимгәрәй ханнар да шагыйрьләр булалар.

Башка шагыйрьләр хакында да мәгълүматлар бар (мәсәлән, Хифзи, Хәмди).

Кырым ханлыгында рәсми историография була. XVI–XVII йөзләрдә Рәммал хуҗаның «Тарих-и Сәхиб-Гәрәй хан», билгесез автор тарафыннан язылган «Тәварих-и Дәшт-и Кыпчак» (1638 ел тирәсе), Хаҗи Мәхмәд Сенаинең «Тарих-и Сәед-Гәрәй хан» әсәрләре барлыкка килә.

Сәйед Мөхәммәд Ризаның XVIII йөздә язылган «Әс-сәбгъ әс-сәййар» («Җиде планета») дип аталган фундаменталь хезмәте мәгълүм. Бу әсәрләрнең төп мотивы – татарлар тарихының үзбәясен дәлилләү, Төркия тарихында Кырым ханнарының ролен һәм тоткан урынын күрсәтү.

Төзелеш эшләре һәм архитектура югары дәрәҗәдә үсеш кичерә. Мәсәлән, Бакчасарай ак таштан төзелгән Тахталы Җами (1704), Яшел Җами (1764), Хиҗи Җами (1762–1769) мәчетләре белән шөһрәт казана.

Евпаториядә Җөми Җами (XVI йөз) мәчете төзелә.

Шулай ук Кырым ханнарының һәм ханбикәләренең – Турабәк ханым, Миңлегәрәй, Мөхәммәдгәрәй һ.б. ханнарның дөрбәләре барлыкка килә.

Ташны уеп бизәкләү сәнгате югары үсешкә ирешә, шулай ук үсемлек орнаменты белән уеп бизәлгән кабер ташлары эшләнә.

Музыка да үсеш кичерә (Гәрәйләр нәселенең Төркиядә белем алган кайбер вәкилләре, мәсәлән, Сәхибгәрәй, Газигәрәй һ.б. танылган музыкантлар булалар).

Кырым ханлыгы халкы, төп сәяси, мәдәни һәм тел традициясенә нигез салып, хәзерге Кырым-татар милләте оешуга җирлек тудыра (кара: Кырым татарлары).

Тышкы сәясәт

XVII–XVIII йөзләрдә Кырымда татар аксөякләре мәдәниятенә Европа йогынтысы көчәя, нәтиҗәдә, сәяси корылышны һәм мәдәниятне европалаштыруга һәм модернизацияләүгә омтылыш үсә.

Кырым ханлыгы актив тышкы сәясәт уздыра. Дәүләт эчендә үзләренең хәлләрен ныгытканннан соң, Хаҗигәрәй һәм аның оныклары Олы Урда ханнары белән сугышлар алып баралар, еш кына Рус дәүләте белән союз төзиләр. Ләкин бу чорда үзенең хакимиятен тулысынча Кара диңгез буйларына җәелдергән Госманлылар империясенең (ул Константинопольне яулап ала һәм Балкан ярымутравын били) йогынтысы кискен көчәя.

1475 елның 1 июнендә төрек флоты Кафаны һ.б. итальян колонияләрен һәм готлар кальгаларын басып ала. Шул вакыттан Кырым ханы Төркия солтанының вассалына әверелә.

XVI йөзнең 30 елларында, Төркиянең көчәюе һәм Россиянең Идел буенда экспансиясе башлануы нәтиҗәсендә, Россия-Кырым мөнәсәбәтләре катлаулана. Алар, Казанда руслар тарафыннан хакимияткә куелган Шаһгали хан бәреп төшерелеп, тәхеткә Сәхибгәрәй хан утыртылганнан соң, аеруча кискенләшә. Казан тәхетенә Сәхибгәрәйне, шуннан соң аның энесе Сафагәрәйне утырту Мәскәү һәм Кырым ханлыгы арасында низаглар һәм сугышлар башланып китүгә китерә.

1546 елда Сафагәрәй вафат булганнан соң, русларның яулары ешая (кара: Казанга Рус дәүләте яулары), һәм бу процесс Казанны яулап алу (1552) белән тәмамлана.

Кырым ханлыгының Россиягә каршы сугышлары башлана, бу сугышларда Кырым ханы Казанга Гәрәйләр нәселеннән булган ханнарны кайтаруны төп таләп итеп куя. Төркия Кырым ханлыгына булыша, ул, үз йогынтысын Төньяк Кавказга җәелдерергә омтылып, Әстерханга һөҗүм итә, ләкин яу уңыш китерми (1569).

1571 елда Дәүләтгәрәй хан Мәскәү янына килеп җитә, шәһәрне яндыра, әмма 1572 елда Молоди янындагы сугышта җиңелә, ул Мәскәү белән солых төзергә мәҗбүр була.

Казанны рус хакимлегеннән азат итү омтылышлары барысы да уңышсыз тәмамлана. XVII–XVIII йөзләрдә Кырым ханлыгы Төркия империясенең барлык хәрби чараларында да (Венгриягә, Речь Посполита, Россия, Австрия һәм Иранга каршы сугышларда) катнаша. Кырым ханлыгы гаскәрләре берничә тапкыр Россия, Украина, Польша һәм Валахия территорияләренә һөҗүмнәр ясыйлар.

XVII йөз ахырында Төркиягә каршы сугыш вакытында Россия Кырымга яулар белән килә (1687, 1689), алар нәтиҗәсез төгәлләнә.

1711 елда Кырым ханлыгы гаскәрләре Россиягә каршы сугышта катнаша; сугыш Прут солыхы төзү белән тәмамлана, нәтиҗәдә, Кырым ханлыгы сакланып кала.

XVIII йөз ахырында Россия империясенең яулап алу сәясәте рус-төрек сугышлары башлануга китерә. 1774 елгы Кечек-Кайнарҗи солых шартнамәсе буенча Кырым ханлыгы Төркия вассалы булудан туктый һәм Россия йогынтысы сферасына күчә.

Шаһибгәрәй хан (1777–1783) сәясәте халыкта һәм аксөякләрдә ризасызлык уята һәм баш күтәрүгә китерә. Яңа ханның Россия тарафыннан расланмавын сәбәп итеп, Кырымга рус гаскәрләре керә.

1783 елда Кырым ханлыгы Россия империясенә кушыла.

1783 елның 8 апрелендә императрица Екатерина II Манифест чыгара, аның буенча Кырым, Тамань һәм Кубан рус өлкәләренә әвереләләр. Формаль рәвештә халыкның элеккеге хокуклары, аның тыныч тормыш итү һәм мәхкәмә тәртибе саклана.

Кырым өчен яңа дәвер – русларның аны колонияләштерүе һәм татарларны акрынлап кысрыклап чыгару чоры башлана.

Кырым ханнары

Хаҗигәрәй (1443–1466),

Нурдәүләт (1466–1469, 1474–1477),

Миңлегәрәй I (1469–1515, 1474–1478 елларда бүленеп),

Җанибәкгәрәй I (1477–1478),

Мөхәммәдгәрәй I (1515–1523),

Газигәрәй I (1523–1524),

Сәгадәтгәрәй I (1524–1532),

Исламгәрәй I (1532),

Сәхибгәрәй I (1532–1551),

Дәүләтгәрәй I (1551–1577),

Мөхәммәдгәрәй II (1577–1584),

Исламгәрәй II (1584–1588),

Газигәрәй II (1588–1597, 1597–1608),

Фатихгәрәй I (1597),

Сәламәтгәрәй I (1608–1610),

Җанибәкгәрәй II (1610–1622, 1627–1635),

Мөхәммәдгәрәй III (1622–1627),

Инаетгәрәй (1635–1638),

Баһадиргәрәй (1638–1642),

Мөхәммәдгәрәй IV (1642–1644, 1654–1665),

Исламгәрәй III (1644–1654),

Гаделгәрәй (1665–1670),

Сәлимгәрәй I (1670–1677, 1684–1691, 1692–1698, 1702–1704),

Морадгәрәй (1677–1683),

Хаҗигәрәй II (1683–1684),

Сәгадәтгәрәй II (1691),

Сафагәрәй (1691–1692),

Дәүләтгәрәй II (1698–1702, 1707–1713),

Газизгәрәй III (1704–1707),

Каплангәрәй I (1707, 1713–1716, 1730–1736),

Карадәүләтгәрәй (1716–1717),

Сәгадәтгәрәй III (1717–1724),

Миңлегәрәй II (1724–1730, 1737–1739),

Фатихгәрәй II (1736–1737),

Сәлимгәрәй II (1743–1748),

Арслангәрәй (1748–1756, 1767),

Максудгәрәй (1767–1768),

Хәлимгәрәй (1756–1758),

Кырымгәрәй (1758–1764, 1767–1769),

Сәлимгәрәй III (1764–1767, 1770–1771),

Дәүләтгәрәй III (1769–1770, 1775–1777),

Каплангәрәй II (1770),

Максудгәрәй II (1771–1772),

Сәхибгәрәй II (1772–1775),

Шаһибгәрәй (1777–1783).

Чыганаклар

Ярцев Я.О. Ярлыки Крымских ханов // Записки Одесского общества истории и древностей. 1848. Т. 2, отд. 1.

Малиновский А. Историческое и дипломатическое собрание дел, происходивших между Российскими великими князьями и бывшими в Крыму татарскими царями с 1462 по 1533 г. // Записки Одесского общества истории и древностей. 1863. Т. 5.

Бережков М.Н. Древнейшая книга крымских посольских дел (1474–1505 гг.) // Известия Таврической ученой археологической комиссии. 1894. Вып. 21.

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. Казань, 1979.

Челеби Э. Книга путешествия. Походы с татарами и путешествия по Крыму (1641–1667). Симферополь, 1996.

Kurat A.N. Topkapı Sarayı Mizei Arşivindeki Altın Ordu, Kırım ve Türkistan hanlarına ait yarlık ve bitikler. Ist., 1940.

Әдәбият

Хартахай Ф. Исторические судьбы крымских татар // Вестник Европы. 1866. Кн. 2, 6.

Смирнов В.Д. Крымское ханство под верховенством Оттоманской Порты до начала XVIII в. СПб., 1887.

Смирнов В.Д. Крымское ханство под верховенством Оттоманской Порты в XVIII столетии. Одесса, 1889.

Тунманн И.Э. Крымское ханство. Симферополь, 1936.

Смирнов Н.А. Россия и Турция в XVI – XVII вв.: в 2 т. М., 1946.

Хорошкевич А.Л. Русь и Крым: от союза к противостоянию: конец XV – начало XVI вв. М., 2001.

Фаизов С.Ф. Письма ханов Ислам-Гирея III и Мухаммад-Гирея IV к царю Алексею Михайловичу и королю Яну Казимиру 1654–1658. М., 2003.

Зайцев И.В. Между Москвой и Стамбулом. Джучидские государства, Москва и Османская империя (начало XV – первая половина XVI вв.). М., 2004.

Ortekin H. Kırım Hanlarinin Şeceresi. Ist., 1938.

Ulküsal M. Dobrucadaki Kırım türklerinde Ata­sözleri ve Deyimler. Ankara, 1970.

Fisher A. The Crimean tatars. Stanford, 1987.

Автор – И.Л.Измайлов