“Кырым татарлары” үзатамасы ХХ йөздә барлыкка килә. XVI–XVII йөзләр рус чыганакларында – кырымлылар, Кырым татарлары, XVIII–XIX йөзләрдә – татарлар дип йөртеләләр.

Саны, урнашуы

1989 елгы Бөтенсоюз халык санын алу буенча, Кырым татарлары 270 меңнән артык кеше. Башлыча, Кырым Республикасында (2014 елдан Россия Федерациясендә) яшиләр; 2001 елгы Бөтенукраина халык санын алу мәгълүматлары буенча, алар 243433 кеше исәпләнә. Бәяләмә мәгълүматлар буенча, 2002 ел башына Кырымда яшәгән Кырым татарларының саны 260 000 нән дә ким түгел.

2010 елда халык санын алу буенча Россия Федерациясендә Кырым татарлары 2 449 кеше исәпләнә.

Кырым татарларының тупланып яшәгән торулыклары Үзбәкстанда һәм Таҗикстанда бар; алар шулай ук Болгариядә, Румыниядә, Төркиядә колонияләр булып урнашкан.

Кырым татарлары дөньяда барлыгы 5 млн лап кеше исәпләнә (2005).

Кырым татарлары субэтнослары – дала (нугай), тау алды (татлар), көньяк яр буйлары (ялыбөйлү) татарлары. Кайбер очракта дала татарлары белән катнаш нугайлар варислары төркеме (нугайлар, ногайлар) аерып күрсәтелә.

Тел

Әдәби телләре – төрек, кумык, карачай-балкар, шулай ук Азов буендагы грек-румнар телләренә якын, кардәш.

Башта Кырым татарларының бабалары рун язуыннан файдаланганнар, XIII йөз ахыры – XIV йөз башыннан Кырым йорты территориясендә татарлар арасында гарәп язуы тарала.

1929 елдан Кырым татарлары – латин, 1938 елдан кириллица язуына күчәләр.

1992 елда Кырым татар халкының Милли Мәҗлесе латин әлифбасына кайту турында карар кабул итә.

Дин

Динле Кырым татарлары – мөселман-сөнниләр.

Этногенез

Кырым татарларының этномәдәни йөзе формалашуда VII–XIII йөзләрдә Кара диңгез буендагы далалардан Кырымның төньяк өлешенә күченгән төрки телле халыклар (хәзәрләр, кыпчаклар, нугайлар һ. б.), XI–XII йөзләрдә сәлҗукларның яулап алулары вакытында көньяк яр буйларын биләгән төркиләр, шулай ук Кырым ярымутравының таулы һәм яр буе төбәкләрендә яшәгән җирле утрак халыклар (таврлар, киммерилар, аланнар һ. б.) хәлиткеч роль уйныйлар.

Төрки телле төркемнәр составына биредә төркиләр килгәнче яшәгән яки соңрак таралып урнашкан византияле греклар, әрмәннәр, итальяннар (XIII–XV йөзләрдә Кырымның көньяк яры чынлыкта итальян сәүдә республикалары – Венеция, аннан соң Генуя идарәсендә була), готлар (Кырымга IV йөздә киләләр, XVII йөзгә кадәр аерымланып яшиләр), Грузиядән, Молдавиядән, славян җирләреннән чыгучылар кушыла.

Төп берләшү процесслары Алтын Урда чорында һәм ул таркалганнан соң оешкан, 1475–1783 елларда Госманлылар империясенә вассал бәйлелектә яшәгән Кырым ханлыгы чикләре эчендә бара. Шул сәбәпле Кырым татарларының этномәдәни үсеше госманлы төрекләрнең көчле йогынтысына дучар булган.

XVIII йөз ахырында Кырым татарлары Кырымда сан ягыннан өстен булалар, ләкин XX йөз башына аларның зур өлеше тарихи ватаннарыннан читтә яши. Бу бигрәк тә Россия колониаль сәясәтенең нәтиҗәсе һәм Төркиягә күченүнең ике дулкыны (1783 елда Кырымны Россия империясенә кушкач, 1790 елларда; Кырым сугышы вакытындагы (1853–1856 елларда һәм аннан соң) вакыйгалар белән бәйле.

XX йөзгә кергәндә Кырым татарлары Керчь һәм Тархункут ярымутрауларында, Евпатория шәһәре тирәсендә һәм Сиваш култыгы ярында, көнбатышта – Балаклавадан, көнчыгышта – Судак шәһәренә һәм Карасубазардан (хәзер Белогорск) Ялта шәһәренә кадәрге җирләрдә яшиләр. 1802–1921 елларда бу территория Таврия губернасы составына керә.

XX йөз башында губерна Бердянск, Днепр, Евпатория, Мелитополь, Перекоп, Симферополь, Феодосия һәм Ялта өязләрен колачлый.

Шөгыльләре

Кырым татарларының традицион шөгыльләре – игенчелек, бакчачылык, виноград һәм яшелчә, тәмәке үстерү, терлекчелек, яр буйларында – балыкчылык.

Кырым татарлары шулай ук сәүдә, тоз чыгару белән шөгыльләнәләр, төрле һөнәрләр – агачны, металлны (кораллар, зәргәр бизәмәләре ясау), күнне нәфис эшкәртү, бизәкле тукымалар, киез җитештерү, алтынлап чигү һ. б. белән шөһрәт казаналар.

XIX йөздә – XX йөз башында Россиядәге татарларның иң шәһәрләшкән төркемнәреннән берсе булалар; Евпатория, Керчь, Симферополь, Феодосия шәһәрләрендә яшиләр.

Бакчасарай һәм Карасубазар шәһәрләре Кырым татарларының иң танылган үзәкләре була; анда эре милли кием-салым тегү, бизәмәләр, савыт-саба һ. б. җитештерү остаханәләре урнаша; мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр ислам дине һәм мәдәнияте, милли үзаң үсешендә зур роль уйныйлар.

Тарих

XIX–XX йөзләр чигендә Кырымда яңа милли интеллигенция формалашуга башлангыч биргән, мөселман халкын укыту һәм агартуга юнәлтелгән киң колачлы программа гамәлгә керә.

Бу эшкә һәм барлык төрки телле дөньяның рухи күтәрелешенә кырымтатар мәгърифәтчесе, педагогы, нашире И. Гаспринский гаять зур өлеш кертә. 1883–1914 елларда ул Бакчасарайда, яңа мәгариф алымнарын һәм яңа мөселман тормышы идеяләрен пропагандалап, җәдитчелек хәрәкәтенең төп принциплары барлыкка килүдә һәм формалашуда аеруча актив катнашкан «Тәрҗеман» газетасын нәшер итә.

1906 елдан газета хатын-кызлар өчен дөньяда беренче әдәби агарту басмасы булган кушымта – «Галәме нисван» («Хатын-кыз дөньясы») журналы белән бергә чыга башлый.

1917 ел ахырында Бакчасарайда кырымтатар халкының 1 нче корылтаена сайлаулар уза, ул 1918 ел башында ук аның тарафыннан оештырылган, татар буржуаз-милләтче «Милли Фирка» Үзәк комитеты әгъзаларыннан торган Кырым татар милли хөкүмәте белән бергә таратыла.

1918 елның мартында Таврида Кырым Совет Социалистик Республикасы төзелә; ул озак яшәми: 1918 елның 25 июнендә Кырым территориясен басып алган Германия оккупантлары канаты астында генерал М.А. Сулькевич җитәкчелегендә курчак буржуаз-милләтчел Кырым крае хөкүмәте оештырыла.

1918 елның 15 ноябрендә, Кырымнан Германия оккупацион гаскәрләре киткәннән соң, Сулькевич хөкүмәте хакимиятне кадет-эсер-меньшевиклар хөкүмәтенә тапшырырга мәҗбүр була, аның башлыгы булып кадет С.С. Крыйм сайлана. Яңа Кырым крае хөкүмәте үзенең эшчәнлегендә Кырымга басып кергән француз, инглиз гаскәрләренә, акгвардиячеләр отрядларына таяна.

1919 елның апрелендә, Севастополь Кызыл Армия частьләре тарафыннан азат ителгәннән соң, үзәге Симферопольдә урнашкан Кырым Совет Социалистик Республикасы (РСФСР составында) төзелә, май аенда Д.И. Ульянов рәислегендә Вакытлы эшче-крәстияннәр хөкүмәте оештырыла.

1919 елның июнендә Кырым ярымутравын А.И. Деникин гаскәрләре басып ала, 1920 елның ахырында анда совет хакимияте торгызыла.

1921 елның октябрендә РСФСР составында Кырым АССР төзелә (1921–1924 елларда Халык комиссарлары советы рәисе – С.С. Сәетгалиев). 1945 елда ул Кырым өлкәсе итеп үзгәртелә, 1954 елда Украина ССР составына кертелә.

Бөек Ватан сугышы Кырымның күптелле халкы өчен аеруча фаҗигале төс ала: ул ярым­утрауның героик оборонасының, немец оккупациясе шартларындагы тормышның барлык авырлыкларын кичерә.

Совет хөкүмәтенең «ышанычсызлык» сәбәпле ирексезләп сөреп чыгару турындагы карары Кырым татарлары өчен иң аяныч вакыйга була. 1941–1944 елларда рус булмаган халыклар тулаем диярлек (300 меңнән артык кеше) Кырымнан сөрелә.

Кырым татарларын яшәгән җирләреннән чыгаруның иң зурысы (187 859) 1944 елның 18–20 маенда гамәлгә ашырыла (1993 елдан 18 май рәсми рәвештә Матәм көне буларак билгеләп үтелә). Махсус фәрман белән армиядән җибәрелгән хәрбиләрне дә кертеп, яшәгән җирләреннән күчерелгән Кырым татарларының гомуми саны 200 мең кешедән арта.

Сөрелгән башка халыклар кебек үк, Кырым татарлары, аерымлап, Идел буе һәм Уралдан алып, Урта Азия һәм Себергәчә зур территориядә таратылып урнаштырыла; аларның яртысы диярлек юлда һәм күчерелүчеләргә каралган махсус режим шартларында яңа урыннарда яшәүнең беренче айларында һәлак була.

1967 елда Кырым татарларының конституцион хокуклары торгызыла, ләкин 1980 еллар ахырына кадәр аларның ватаннарына кайтуы ясалма рәвештә тоткарлана.

1990 еллар башында Кырым татарлары күпләп, асылда, стихияле рәвештә кайта башлыйлар, ләкин аларның яңадан Кырымда төпләнүе этабында күп кенә проблемалар – сәяси, икътисади, социомәдәни кыенлыклар туа.

1991 елның февралендә Украина Югары советы сессиясендә «Кырым АССРн торгызу турында» Закон кабул ителә.

2014 елның 18 мартында Кырымны Россиягә кушу турында килешү нигезендә Россия Федерациясе субъекты буларак Кырым Республикасы оештырыла.

Хәзерге кырымтатар хәрәкәтенең идеологик нигезе 1991 елның июнендә Симферопольдә «кырымтатар халкының иң югары вәкаләтле вәкиллеге органы» буларак Милли Мәҗлес оешуны игълан иткән Корылтай уздырылганда салына. Мәҗлеснең, милли сәяси партияләрнең Украина һәм Кырым дәүләт структуралары белән мөнәсәбәтләре 1999 елда Бөтенкырым акциясе – Кырым татарларының үз хокукларын яклау өчен каршылык маршы – нәтиҗәсендә Украина Президенты указы белән Президент каршында Кырымтатар халкы вәкилләре советы оештырыла.

Хәзерге көндә милли хәрәкәттә 3 юнәлеш күзәтелә: уртача – Кырым татарлары милли хәрәкәте сәяси оешмасы эшчәнлеге белән билгеләнә, әлеге позицияне «Арекет» газетасы яклый; милли-либераль – Мәҗлес һәм Кырымтатар милли хәрәкәте оешмасы юнәлеше, «Авдет», «Кырым тавышы» газеталары, радио һәм телевидениенең милли редакцияләре аның идеяләрен алга сөрә; радикаль – «Адалет» партиясе тарафыннан алып барыла.

Мәдәният

Кырым татарлары, гасырлар буе дәвам иткән мәдәни кыйммәтләрнең күпчелеге юкка чыгуга да карамастан, үзләренә генә хас үзенчәлекләрне (тел, дин, гаилә-көнкүреш традицияләре, халык йолалары, җырлар, биюләр, милли кухня) саклап калалар. Социаль ярашу һәм милли-мәдәни яңарыш алар өчен хуҗалык төзелеше һәм көнкүрешне җайлау кебек үк мөһим бурыч булып тора.

Гуманитар юнәлештәге мәсьәләләр «Маарифчи» Кырымтатар мәгариф хезмәткәрләре ассоциациясе, Кырымтатар хатын-кызлары лигасы, Кырым язучылары советы каршындагы кырымтатар язучылары секциясе, Кырымтатар рәссамнар ассоциациясе, Кырым мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан бергәләп хәл ителә.

1991–1992 елларда Симферопольгә Үзбәкстанда оештырылган «Хайтарма» кырымтатар хореография ансамбле, милли әдәбият, «Янъы дөнья» («Новый мир») газетасы һәм «Йолдыз» («Звезда») журналы редакцияләре күчеп килә. Соңрак Симферопольдә Кырымтатар академия музыкаль-драма театры, Республика кырымтатар сәнгать музее, Кырым индустриаль-педагогия университетында кырымтатар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү факультеты ачыла, И. Гаспринский исем. Республика кырымтатар милли китапханәсе оештырыла.

Әдәбият

Гаспринский И. Русское мусульманство: мысли, заметки и наблюдения мусульманина. Симферополь, 1881.

Куфтин Б.А. Южнобережные татары Крыма // Крым. 1925. № 1.

Бочагов А.К. Милли Фирка: национальная контрреволюция в Крыму (1917–1920). Симферополь, 1932.

Баскаков Н.А. Тюркские языки. М., 1960.

Воробьёв Н.И. Поволжские татары // Народы Европейской части СССР. Серия: Народы мира. М., 1964. Т. 2.

Забвению не подлежит... (Из истории крымско-татарской государственности и Крыма). Казань, 1992.

Исхаков Д.М. Татары. Наб. Челны, 1993.

Червонная С.М. Проблемы возвращения и интеграции крымских татар в Крыму: 1990-е гг. М., 1997.

Габриелян О.А. Политические процессы в Крыму: последнее десятилетие XX века. Симферополь, 2000.

Крымские татары – гордость тысячилетий... Симферополь, 2001.

Татары. М., 2001.

Гражданская война и военная интервенция в СССР: энциклопедия. М., 1983.

Крымскотатарская энциклопедия: в 2 т. Симферополь, 1993–1995.

Народы России: энциклопедия. М., 1994.

Отечественная история: история России с древнейших времён до 1917 года: энциклопедия. М., 2000. Т. 3.

Венера Якубова. Крымские татары, или Привет от Сталина. Казань, 2001.

Автор – Ф.Ф. Гулова