Этногенез

Хәзәрләр өч этник компонентның – җирле иран телле халык, күчеп килгән угор һәм төрки кабиләләрнең үзара йогынтысы нәтиҗәсендә формалаша.

Хәзәрләрнең этник яктан килеп чыгышына нисбәттә берничә караш яшәп килә. Танылган археолог М.И. Артамоновның һәм тарихчы А.П. Новосильцевның хәзәрләрнең уйгырлар, савирлар һәм Алтай төркиләре тарафыннан оешкан кабилә берлегеннән килеп чыгуы турында фикерләре өстенлек итә. Шулай ук барсиллар һәм бәрәнҗәрләр дә хәзәрләр белән тыгыз этник бәйләнештә була.

Этник тарих

Кабилә берлеге буларак хәзәрләр бик борынгы заманнардан билгеле.

Хәзәрләр һәм барсилларның 193 һәм 213 елларда Әрмәнстанга уртак яулары хакында беренче тапкыр Моисей Хоренскийның «Әрмәнстан тарихы»нда (V йөз) искә алына.

IVV йөзләрдә хәзәрләр Дербенттан төньяктарак яшиләр, VIVII йөзләрдә Кырымда, Донда һәм Түбән Идел буенда урнашалар.

VI йөзнең 2 нче яртысында  Төрки каганлык  барлыкка килгәч, хәзәрләр дә аның составына керә.

VII йөзнең уртасында, Көнбатыш Төрки каганлык таркалганнан соң, алар Көнчыгыш Европадагы беренче урта гасырлар феодаль дәү ләтен – Хәзәр каганлыгын төзиләр.

Бөек Болгар дәүләте таркалгач (660 еллар), хәзәрләр Азов яны далал арын, Төньяк Кара диңгез буен, Кырым далаларының бер өлешен яулап алалар һәм VII йөз ахырында – VIII йөз башында территориаль яктан Византиягә якынаялар һәм аның белән союздаш мөнәсәбәтләр урнаштыралар.

Дин

Хәзәрләрнең башлангыч дини ышанулары Тәңрегә табыну һәм каганны илаһилаштыруга корылган гомумтөрки мәҗүси ритуаллардан тора. Аннары Хәзәр каганлыгында өч монотеистик дин (православие, ислам, иудаизм) һәм мәҗүсилек янәшә яши. Хәзәрләрнең Византия белән үзара тыгыз бәйләнеше алар даирәсенә христианлык үтеп керүгә булышлык итә.

VIII йөзнең 1 нче яртысыннан башлап хәзәрләр каганлык территориясенә басып кергән Гарәп хәлифәлеге гаскәрләренә каршы сугыш алып баралар (кара: Гарәп-хәзәр сугышлары). 737 елда гарәпләр каган армиясен тар-мар итәләр; шул чордан башлап Хәзәр каганлыгының төрки телле кабиләләре (хәзәр, болгар һ.б.) арасында ислам дине киң таралыш ала.

Шул ук вакытта яһүд общинасы позицияләре дә ныгый. VIII йөз ахырыннан – IX йөз башыннан алып каганлыкның хакимлек итүче аксөякләре арасында раввиннар иудаизмы дәүләт дине булып китә.

Шөгыльләре

VIII йөздән хәзәрләрдә элгәреге феодаль мөнәсәбәтләр туа башлый (утраклыкка күчү, шәһәрләр барлыкка килү, эчке һәм тышкы сәүдә үсеше һ.б.). Төп шөгыльләр күчмә терлекчелек, игенчелек, бакчачылык, шәраб ясау, балыкчылык була; Итил, Бәләнҗәр, Сәмәндәр, Саркел шәһәрләрендә һөнәрчелек җитештерүе үсеш ала. Сөрү җирләре һәм көтүлекләр, балыкчылык һәм аучылык биләмәләре ырулар арасында бүленә. Салым сыйфатында һәр хәзәр гаиләсе каганга кеш тиресе бирә.

IX X йөзләрдә Хәзәр каганлыгы икътисады халыкара (шул исәптән транзит) сәүдәгә таяна. Хәзәрләр Византия, Көнчыгыш Европа, Урта Азия, Кавказ арты илләре белән актив сәүдә-икътисади багланышлар үстерәләр.

Археологик истәлекләр

Хәзәрләрнең Дон буенда, Азов яны һәм Түбән Идел буенда казу эшләре вакытында табылган археологик истәлекл әр Салтау-маяк культурасына карый. Торулык һәм торак калдыклары, каберлекләр, аларда табылган бронза, көмеш  һәм алтын бизәнү әйберләре, металл, чүлмәкчелек эшләнмәләре, катлаулы төзелешле җәяләр, Византия акчалары, балалар уенчыклары һ.б. җитәрлек дәрәҗәдә бай игенчелек һәм һөнәрчелек культурасы, алга киткән сәүдә, хәрби эшнең югары үсешкә ирешүе хакында сөйли.

Мәдәният

Дини культларның төрлелеге төрле мәдәниятләр йогынтысы таралуга китерә. Хәзәрләрнең болгарлар һәм Евразиянең башка төрки кабиләләре белән якын этник туганлыгы аларда рун язуы таралуга булышлык итә ( кара: Борынгы төрки рун язуы). Аксөякләр яһүд язуыннан файдалана. Итилдәге мөселман мәктәпләрендә укыту гарәп телендә алып барыла.  

Бердәм мәдәниятнең, әдәби телнең һәм язуның булмавы хәзәрләрнең мәдәни яктан туплануының җитлекмәве турында сөйли, бу дәүләт таркалуда төп сәбәпләрнең берсе була.

Таркалу

IX йөз ахырында Көнчыгыш Европа далаларына бәҗәнәкләр басып керә. Алар, С.А. Плетнёва фикеренчә, «чынлыкта (Хәзәр) каганлыгын юкка чыгаралар», аның икътисадын җимерәләр. Каганлык халкының бер өлеше юк ителә, бер өлеше күчмә бәҗәнәкләр составына керә.

Хәзәр каганлыгына Киев кенәзләре Святослав (965) һәм Владимир (985) яуларыннан соң бу дәүләт юкка чыга, аның җирләре башка дәүләтләр һәм кабилә берлекләре составына керә.

Түбән Идел буенда Идел буе Болгар дәүләте йогынтысы көчәя, Азов яны, Дон буе, Төняк Кавказ җирләре бәҗәнәкләргә буйсына. Хәзәрләр үзләре болгарлар, бәҗәнәкләр, кыпчаклар, башка халыклар һәм кабилә берлекләре даирәсендә йотыла.

Әдәбият

Плетнёва С.А.Хазары. М., 1976.

Сабирзянов Г.С.Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков. Казань, 1995.

Артамонов М.И.История хазар. СПб., 2001.

Гумилёв Л.Н.Открытие Хазарии. М., 2006.

Автор – Ф.Г. Миңнеханов