Эчтәлек

Бәләнҗәрләр варианты да очрый.

Бәрәнҗәрләр VII йөзгә караган гарәп чыганакларында телгә алына.

IV йөздә һуннар белән бергә Урал аръягыннан Төньяк Кавказга күчеп килгәннәр дип фаразлана. VI йөзнең 2 нче яртысыннан Төрки каганлыкка буйсынганнар.

630 елларда Каспий диңгезенә коя торган Терек белән Сулак елгалары арасында Бәрәнҗәрләр дәүләте оешкан һәм шәһәр нигезләнгән. 630 еллар ахырында ул дәүләт Хәзәр каганлыгына буйсындырылган.

IX–X йөзләрдә бу кабиләләрнең бер өлеше Биләр шәһәре тирәләренә күчеп утыра һәм Идел буе Болгар дәүләте халкы булып китә.

Кайбер галимнәр бәрәнҗәрләрне XIV йөздә Кама аръягыннан Иделнең көнбатыш тарафына күчеп утырган һәм үз шәҗәрәсе, нәсел тамгасы булган «бараҗ» кавем-ыругы белән тиңлиләр.

Шулай ук кара: Болгарлар.

Әдәбият

Ковалевский А.П. Книга Ахмеда Ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921922 гг. Харьков, 1956.

Артамонов Н.И. История хазар. Л., 1962.

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVIIXVIII вв. Казань, 1972.

Гадло А.В. Этническая история Северного Кавказа IVX вв. Л., 1979.

Магомедов М.Г. Образование Хазарского каганата. М., 1983.

Новосельцев А.П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. М., 1990.

Golden P.B. Khazar studies. Bdpst., 1980. V. 12.

Автор – И.Л. Измайлов