Этник тарих

Килеп чыгышлары белән һуннар Монголиядәге һәм Көнчыгыш Төркестандагы державалары таркалганнан соң Көнбатыш Себергә, Арал буе һәм Көньяк Урал янына күченгән төрки-монгол хунну кабиләсенең көнбатыш өлешенә барып тоташа.

Көнбатышка күчү юлында социаль-мәдәни үсешнең югарырак баскычында торган һуннар төрле төрки (огур), угор һәм Иран (сармат-алан һәм сак-массагет) кабиләләренә зур йогынты ясыйлар.

160 – 180 елларда Идел аръягына килгән һуннар антик әдәбиятта «һуни» буларак билгеле кабилә берләшмәсе төзиләр. Тел  ягыннан һәм этномәдәни нисбәттә ул Үзәк Азия хуннуларыннан аерылып тора (дәвамчанлык социаль оешуда һәм этнонимга мөнәсәбәттә саклана).

III йөз уртасыннан һуннар актив сугыш хәрәкәтләре башлап җибәрәләр, 375 елда аланнарны, король Ерманарихның – остгот һәм Атанарихның  вестгот берләшмәләрен тар-мар итәләр, Рим империясе чикләренә килеп чыгалар.

Аланнарны һәм готларны җиңү Халыкларның бөек күчешенең яңа этабына башлангыч бирә. Көнчыгыш һәм Үзәк Европаның дала зонасы территориясендә (Идел буеннан Дунай буена кадәр) һуннар идарәчеләр җитәкчелегендәге этносәяси берләшмә төзиләр, ул Төньяк Кара диңгез буенда күченеп йөри.

Һуннар державасы төрле кабиләләрнең идарә итүче һун кланы җитәкчелегендәге хәрби союзы берләшмәсеннән гыйбарәт була. Ихтимал, һуннар үзләре, Үзәк Азиядән һәм Көньяк Себердән кысрыклап чыгарылган кабиләләрнең бер өлеше кебек үк, төрки телле булып калалар, әмма асылда держава халкы күптелле була.

Идарә

Социаль яктан һуннар дәүләт оешу баскычында торалар. Аларның державасы башында идарә итүче кландагы юлбашчы тора, аның хакимияте нәселдән нәселгә күчми һәм нәселдәге өлкән кешегә тапшырыла. Шулай ук,  антик чыганаклар мәгълүматларына караганда, монголоид кыяфәтле ыруг аксөякләре аерылып торган. Һуннарның ыруг аксөякләре үзләрен өстен саныйлар, бу, аерым алганда, баш сөягенең ясалма деформацияләнүе һәм җирләү йолалары белән ассызыклана.

Дин

Һуннар державасы халкы дини ышанулары буенча нигездә мәҗүси, әмма алар арасында христианнар да була.

Шөгыльләре

Һуннарның төп шөгыле – күчмә терлекчелек, аучылык. Күчмә ставкалардан тыш, һун аксөякләре яшәгән ныгытмалы кечерәк шәһәрчекләр булуы  да билгеле.

Һуннар державасы тормышында ясак җыю максатында оештырылган һөҗүмнәр һәм сугыш хәрәкәтләре зур роль уйный. Держава көчәйгән чорда һун идарәчеләре Алгы Көнчыгышка (398) һәм Рим империясенә (IV йөз ахыры) яулар оештыралар.

Якынча 412 елдан Кара диңгез буенда һуннар державасы белән Доната, аның вафатыннан соң Ругила (432 елдан) җитәкчелек итә. Ул Көнбатыш Рим империясе белән союзга кереп, вестготларны җиңә, моның өчен аңа Паннония бирелә.

Иң югары куәтенә һуннар державасы Аттила (434 – 453) идарә иткәндә ирешә. Ул Көнчыгыш һәм Көнбатыш Рим империяләренә герман кабиләләренә (вестготлар, вандаллар, баварлар, бургундларга) каршы берничә уңышлы поход ясый.

Һуннар державасының таркалуы

Аттиланың вафатыннан соң, аның уллары арасында һуннар державасының таркалуына китергән үзара ызгышлар башлана. Аттиланың өлкән улы Эллак һәлак була, ә Денгизих һәм Ирник исемле уллары һуннарның бер өлеше башында Кара диңгез буена кайталар, анда акацир кабиләләре төп роль уйный башлый.

V йөз ахырында Идел-Урал төбәгеннән бәреп кергән огур-болгар кабиләләре (сарагурлар, уроглар, онногурлар һ.б.) һуннарның Евразиядәге хакимлеген тәмам юкка чыгаралар.

Рим империясен җимерүдә һәм төрки телле кабиләләргә Европага юл ачкан Халыкларның бөек күчеше чорында кабиләләрнең актив күченүендә һуннар державасы аерым урын тота.

Археологик истәлекләр

Көнчыгыш Европа территориясендә һуннар чорына караган археологик истәлекләр сакланып калган. Элгәреге сармат-аланнарныкыннан шактый аерылып торган курганлы каберлекләр табыла, аларга курганнар астында яндырулар, учак урыннары хас: мәетләрне ат яисә аның тиресе белән бергә җирләгәннәр.

Һуннарның матди культурасына хас элементлар – ритуаль бронза казаннар, өч канатлы ук очлыклары, ныклы иярләр. Киемнәрне, корал һәм көнкүреш предметларын алтын белән бизәгәннәр, кыйммәтле ташлар һәм асылташлар белән инкрустацияләгәннәр.

Әдәбият

Иностранцев К.И. Хунны и гунны. Л., 1926.

Толль Н.П. Скифы и гунны. Из истории кочевого мира. Прага, 1928.

Бернштам А.Н. Очерк истории гуннов. Л., 1951.

Гумилёв П.Н. Хунну. Срединная Азия в древние времена. М., 1960.

Гумилёв П.Н. Хунны в Азии и Европе // Вопросы истории. 1989. № 6/7.

Дерфер Г. О языке гуннов // Зарубежная тюркология. М., 1986.

Засецкая И.П. Культура кочевников южно-русских степей в гуннскую эпоху (конец IVV вв.). СПб., 1994.

Буданова В.П., Горский А.А., Ермолова И.Е. Великое переселение народов: этнополитические и социальные аспекты. М., 1999.

Movavesi R.G. Attilas Tod in Geschichte und Sage. Bdpst., 1926.

Thompson E.A. A history of Attila. Oxf., 1948.

Altheim F. Attila und die Hunnen. Baden-Baden, 1951.

Автор – И.Л. Измайлов