Эчтәлек

 Савирларны суарлар дип атау да бар. Чыгышлары белән хәзәрләргә һәм болгарларга кардәш.

VI йөз башында Кавказ алдында яшиләр. Төньяк Кавказдагы зур хәрби көч буларак, аларны Сасанилар Ираны һәм Византия үзара көрәштә үз максатларында файдалана.

V йөз ахыры – VI йөз башында савирлар аварлар белән сугыша.

VI йөзнең 2 нче яртысында аварлар көнбатышка күченеп киткәч, Көнбатыш Төрки каганлыкка буйсыналар. 630 елларда Төрки каганлык таркалгач, Хәзәр каганлыгы хакимлегенә күчәләр.

Дагстанның диңгез буе территориясендә үзәк шәһәрләре Суар, Хәйдан, Җидан булган Савирлар патшалыгы оеша.

Гарәп-хәзәр сугышлары нәтиҗәсендә IX йөзнең 1 нче яртысында савирларның бер өлеше Урта Идел буйларына күчеп килә һәм Суар бәклеге төзи, алар тарихта суарлар буларак таныла.

Соңрак савирлар бердәм дәүләт – Идел буе Болгары оешуда җирле төрки һәм фин-угор кабиләләре белән этносәяси бергәлек — болгарлар формалашуда катнаша. 

Әдәбият

Гадло А.В. Этническая история Северного Кавказа IVX вв. Л., 1979.

История татар с древнейших времён. Казань, 2002. Т. 1.

Кляшторный С.Г., Савинов Д.Г. Степные империи Древней Евразии. СПб., 2005.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Этнополитическая история татар (III середина XVI вв.). Казань, 2007.

Golden P.B. Khazar studies. Bdpst., 1980.

Автор – И.Л. Измайлов