Эчтәлек

V–VII йөзләрдә Төньяк-көнчыгыш Кавказда яшәгәннәр (кара: Болгарлар).
IV йөздә
һуннар белән бергә Урал аръягыннан килгәннәр дип фаразлана.

VII йөзгә караган «Әрмән географиясе»ндә («Армянская география») барсиллар яшәгән төбәк Түбән Идел буенда теркәлгән.

Кайбер тикшеренүчеләр хәзерге Дагстанның Каспий буен барсиллар яшәгән урын («Барсилия») дип күрсәтәләр.

Барсиллар, нигездә, күчмә терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Мәҗүсиләр булганнар дип уйланыла.

VI йөз урталарыннан барсиллар Авар каганлыгына, аннары Төрки каганлыкка, 630 еллардан Хәзәр каганлыгына буйсынганнар.

IXX йөзләрдә барсилларның бер өлеше Хәзәр каганлыгыннан Урта Идел буйларына күченгән. X йөздә «барсула» атамасы Идел буе Болгар дәүләте кабиләләре арасында телгә алына.

Әдәбият

Артамонов М.И. История хазар. Л., 1962.

Гадло А.В. Этническая история Северного Кавказа IVX вв. Л., 1970.

Гадло А.В. Этническая группа барсилы // Историческая этнография: традиции и современность. Л., 1983.

Golden P.B. Khazar studies. Bdpst, 1980. V. 12.

Автор – И.ЛИзмайлов