Тарихы

Авыл 1646 елдан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 841,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волосте үзәге. 1920 елдан .– ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Килдураз авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Зөя» колхозы оештырыла (беренче рәисе –С.Әхмәтов), 1950 елда берләштерелгән «Коммуна» колхозы (үзәк утары Килдураз авылында) составына керә. 1994 елдан «Коммуна» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1999 елдан «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла (1930 елда яңа бина төзелә), 1940 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1953 елда – урта (1981 елда яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә.

1992 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучылар – А.З.Гыйләҗев, З.С.Гыйләҗева).

Авылда республика балалар шифаханәсе, балалар бакчасы (1966 елдан), мәдәният йорты (1978 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, «Гыймран» мәчете (1990 елдан, 2009 елда яңадан төзелә) бар.

Авыл янында археология истәлекләре: Килдураз I, II, III, IV торулыклары (неолит, соңгы бронза дәвере) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Х.Әбүзәров (1951 елда туган) – галим зоотехник, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның Буа муниципаль районы башлыгы (2007–2013 елларда);

А.М.Әхмәтов (1930–1985) – хирург-кардиолог, медицина фәннәре докторы;

Ш.Г.Нигъмәтуллин (1951–2004) – нәкышьче, монументалист, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Т.О.Скиргайло (1945 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, ТРның һәм РФнең атказанган мәктәп укытучысы;

Р.Р.Хәйретдинов (1964 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдиният хезмәткәре, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Г.Хуҗиев (1946–1997) –географ-икътисадчы, география фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 60 ир заты;
1859 елда – 346,
1897 елда – 516,
1908 елда – 655,
1920 елда – 748,
1926 елда – 863,
1938 елда – 821,
1949 елда – 758,
1958 елда – 582,
1970 елда – 540,
1979 елда – 656,
1989 елда – 380,
2002 елда – 367,
2010 елда – 348,
2015 елда – 295 кеше (татарлар).