Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте һәм Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1928–1931 елларда Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 30 дан артык саны чыга.

Юнәлеше

Журналда татар халкы тарихына кагылышлы мәсьәләләр яктыртыла, тарихи чыганаклар һәм документлар басыла; археологик, археографик һәм этнографик экспедицияләр нәтиҗәләре турындагы хәбәрләр (Җ.Вәлиди, Н.Ф.Калинин һ.б.), төбәкне өйрәнүгә караган мәкаләләр (Н.Надиев һ.б.) дөнья күрә.

Күп кенә материаллар мәдәни төзелеш проблемаларына, татар теле, әдәбияты һәм сәнгате үсешенә (С.Атнагулов, Җ.Вәлиди, Г.Толымбайский һ.б.) багышлана.

Икътисади тематикага: бишьеллык план үтәлешенә, сәнәгать предприятиеләре, колхозлар һәм совхозлар эшенә, авыл хуҗалыгы  продукциясе җитештерү темпларын яктыртуга зур урын бирелә.

Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятенең фәнни тормышы хроникасы системалы рәвештә басылып бара, милли фәнни кадрлар эшчәнлеге турында белешмәләр бирелә.

Яңа фәнни әдәбиятка күзәтүләр, монографияләргә һәм фәнни җыентыкларга рецензияләр ясала.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.