Эчтәлек

Тарихы

Алмагач, чия бөртекчәләре табылдыклары урта гасырларда ук Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләрендә бакчачылык булганын күрсәтә.

Татарстан территориясендә бакчачылык XVII йөз ахырыннан Иделнең уңъяк ярында үсеш ала. Иң зур бакчаларга 1706 елда «Архиерей дачасы»нда (хәзер Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты территориясе), 1849 елда 2 нче номерлы фермада (Казан аграр университеты), 1852 елда маркиз Паулуччи биләмәсендә (Югары Ослан районының Ключище авылы) нигез салына.

Татарларда бакчачылык сирәк кенә Кама алдында очраган: Вятка губернасы Малмыж өязе Кошки волосте (хәзер Киров өлкәсенең Малмыж районы) авылларында 2400 йортның 64 ендә генә җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары үстерелгән.

Күп бакчалар урман-дала зонасында – Идел алдында һәм Көнбатыш Кама аръягында үстерелгән. Таза тормышлы крәстияннәр, сәүдәгәрләр һәм эре сәнәгатьчеләр милкендә зур бакчалар булган. XIX–XX йөзләрдә 1870 елда Сембер губернасының Бирючёвка авылында утыртылган сәүдәгәр Абушаевларның җиләк-җимеш бакчасы киң таныла.

Октябрь революциясенә кадәр бакчачылык продукциясе (мәсәлән, Тәмте әнисләре) Уралга җибәрелә торган булган. 1920 елларда 50% тан артык бакча Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында туплана. Тәмте авылында бакчаларның мәйданы 600 га тәшкил итә.

Бакча урыны итеп чәчәргә (сөрергә) яраксыз текә сөзәклекләр файдаланыла. Орлыклылар (нигездә алмагачлар) – 75%, каты төшлеләр һәм җиләк культуралары 8-10% мәйданны алып тора.

Чия һәм слива бакчалары Югары Ослан районы территориясендә, Идел яры буйлап урнашкан. Алмаларның 40% ын әнис, 23% ын «Хорошавка алая» тәшкил итә; калган сортлар: «Грушовка Московская», «Пудовщина», «Боровинка», «Гади антоновка», китайка һәм ранетлар. Киң таралган груша сортлары: «Тонковетка», «Бессемянка» һәм аз санда «Бергамот осенний»; чия: «Владимирская», «Растунья», «Поздняя розовая»; слива: «Скороспелка красная», күгән-сливалар һәм сары слива.

1930 елларда колхоз бакчачылыгы үсеш ала, әмма җимеш агачларының күп өлеше 1939-1940 һәм 1941-1942 елгы кышкы салкыннарда өши.

Сугыштан соңгы елларда колхоз бакчалары яңадан торгызыла (мәсәлән, Минзәлә районының «Дружба» колхозы, Югары Ослан районының «Путь к коммунизму», «Идел» колхозлары). Бер үк вакытта Арча, Буа, Алабуга, Кайбыч, Масловка (Балык Бистәсе районы) һәм Норлат (Яшел Үзән районы) җиләк-җимеш питомниклары барлыкка килә. 1953 елда Чистай, Октябрь, Шөгер, Бөгелмә, Куйбышев, Казан урман питомниклары җиләк-җимеш питомниклары итеп үзгәртелә.

1970 елларда җиләк-җимеш бакчаларының гомуми мәйданы 7 мең гектардан артып китә; «Заря» (Югары Ослан районы), «Масловский», «Комсомольский» (Лаеш районы), «Норлат», «Кама Тамагы», «Смена» (Чистай районы), «Арча», «Бакчачы» (Тәтеш районы), «Казан», «Түбән Кама» совхозларында зур җиләк-җимеш бакчалары утыртыла.

Бакчачылыкта төп җитештерү процесслары механикалаштырыла. Сәнәгать бакчачылыгының, шулай ук күмәк бакчачылыкның үсешенә 1929 елда оештырылган Татарстан зональ җиләк-җимеш станциясе ярдәм итә (1956 елдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының җимеш культуралары селекциясе бүлеге). Селекция белгечләре тарафыннан 8 алма сорты (Г.И.Розанова), 20 слива һәм чия сорты (А.М.Тверитинов, Л.А.Севастьянова, В.А.Наумов, Г.Е.Осипов), 3 җиләк культурасы сорты (Н.И.Вакуленко, А.А.Надысева) чыгарыла; бакчачылыкның гамәли мәсьәләләре: су режимы һәм сугару, сөзәклекләрне террасалау юлы белән бакча участокларын үзләштерү технологиясе, үсешенең башлангыч чорында гибрид чәчкеннәрнең салкынга чыдамлылыгы өйрәнелә; яшел чыбыкчалар утырту юлы белән чия һәм слива үсентеләре алу технологиясе эшләнә һәм гамәлгә кертелә (Л.А.Севастьянова, М.Ш.Вахитов, П.В.Боев); бакчачылыкта гамәлгә кертү максатында җиләк-җимеш сортларының бик күп сортлары өйрәнелә. Җитештерүне оештыручылар: Н.Ф.Атрохов, Х.Х.Хәсәнов, К.С.Маленков һ.б.

2007 елда Татарстан Республикасында җиләк-җимеш үсемлекләренең гомуми мәйданы 25 мең гектар, тулай җыем 135,3 мең т, уңыш 1 гектардан 83,2 ц тәшкил итә. Сәнәгать бакчачылыгы белән «Масловский» (Балык Бистәсе районы), «Ташкирмән» (Лаеш районы), «Алма» (Кайбыч районы), «Агрохолод» (Тәтеш районы) һәм «Татплодоовощпром» филиалы «Заря» (Югары Ослан районы) совхозларында шөгыльләнәләр.

Татарстан Республикасында җиләк-җимеш питомниклары мәйданы 100 гектар тәшкил итә, алар Буа («Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), Нурлат («Нурлат-Октябрьский» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), Лениногорск («Шөгер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) һәм Югары Ослан («Заря») районнарында урнашкан. Сәнәгать бакчачылыгы белән бер үк вакытта күмәк һәм йорт яны бакчачылыгы үсеш ала, алар Татарстан Республикасында җитештерелгән бакчачылык продукциясенең 80% тәшкил итә.

Әдәбият

Передовой опыт садоводов Татарии. Казань, 1965.

Проблемы развития садоводства и ягодоводства в Татарии Казань, 1981.

Токарева Л., Севастьянова Л. Сады и питомники Татарии // Сам хозяин. 1996. № 7.

Автор – В.А.Наумов