Эчтәлек

Мышьякның органик кушылмалары турында беренче мәгълүмат француз галиме Л.Каде соңыннан аның үз исеме белән аталган сыеклык синтезлаган 1760 елга карый. Мышьякорганик кушылмалар химиясенә немец химигы Р.В.Бунзен нигез сала, ул «Каде сыекчасы»ның составын өйрәнә, какодил (диметиларсин калдыгы) радикалының формуласын чыгара, какодил оксидының башка матдәләр белән реакцияләрен өйрәнә (1827–1843); соңгысы органик химиядә катлаулы радикаллар теориясе төзелүгә һәм ныклы урын алуга этәргеч булып тора (швед химигы Й.Я.Берцелиус). Мышьяк кушылмалары, беренче нестицидлар буларак, үсемлек корткычларына каршы көрәшү өчен кулланыла башлый. ХХ йөздә мышьякорганик кушылмалар белән кызыксыну мышьякорганик дәвалау чараларын синтезлау һәм куллануга бәйле. Спирохетлар китереп чыгарган авыруларны нәтиҗәле дәвалау өчен, немец биохимигы П.Эрлих медицина практикасына сальварсан һәм неосальварсан препаратларын кертә. Дару препаратлары синтезлана (аларның кайберләре хәзер дә, бигрәк тә тропиклар медицинасында, кулланыла). Антибиотиклар уйлап табылганнан соң (ХХ йөз уртасы), химия белән дәвалауда мышьякорганик дәва чараларының роле кими. Синтезлап табылган мышьякорганик кушылмаларның биологик активлыгын тикшерүләр гадәттән тыш агулы кушылмалар барлыгын күрсәтә, алар сугышта кулланылучы агулау матдәләре (люизит, адамсит) сыйфатында тәкъдим ителә. Мышьякорганик кушылмалар агач материалы консервантлары, аналитик реагентлар буларак, шулай ук  микроэлектроникада, голографиядә, җепселле оптикада кулланылыш таба.

Татарстанда мышьякорганик кушылмалар өлкәсендәге тикшеренүләр 1930 елларда башланып китә. Бу юнәлешкә нигез салучы Г.Камай, беренчеләрдән булып, мышьякорганик кушылмаларның стереохимиясен өйрәнә башлый, оптик актив арсоний тозларын синтезлый һәм аерып күрсәтә; фосфор-мышьякорганик катнаш кушылмалар классын ача, мышьякның төрле координацион санлы кислородлы кушылмаларын синтезлау алымнарын эшли. Мышьякорганик кушылмаларның реакциягә керү сәләте һәм химик-физик үзлекләре (Б.Д.Чернокальский), мышьякның стереохимиясе (Ю.Ф.Гатилов) өлкәсендә тикшеренүләр үсеш ала. Өч, дүрт һәм биш координацияле мышьякның кислородлы, күкертле һәм азотлы кушылмалары, мышьякның гетероциклик кушылмалары (шул исәптән макроцикллар, төрле полидентат лигандалар) синтезлана. Мышьякорганик кушылмаларның нуклеофиль реакциягә сәләте (кислородлы һәм күкертле кушылмалар мисалында) тикшерелә, дүрт координацияле мышьякның алифатик кушылмалары өчен ретроарбузов реакциясенең универсаль характерда булуы ачыклана (В.С.Гамаюрова). Өченчел арсиннарның сульфидлар, оксидлар һәм селенидлар рәтендә ретроарбузов реакциясе гамәлгә ашырыла (Б.Е.Абалонин). Мышьякорганик кушылмаларның электрон төзелеше һәм фәзаи структурасы оптик спектроскопия, диполь моментлар һәм структур рентген анализы алымнарын кулланып өйрәнелә (Р.Р.Шаһидуллин, Ф.Г.Халитов, Г.И.Кокорев). Фәнни тикшеренүләргә нигезләнеп, сугышта кулланылучы агулау матдәләрен үтилләштерү технологияләре эшләнә, полимерлар өчен яңа биоцидлар, суүсемнәр ябышудан саклый торган буяу компонентлары (В.И.Гаврилов), ветеринария препаратлары (В.С.Гамаюрова), авыр металлар (шул исәптән уран һәм трансуран) экстрагентлары (Б.Д.Чернокальский) синтезлана. Фәнни хезмәтләр «Пигмент» ФҖБдә (Ленинград), оборона сәнәгате предприятиеләрендә гамәлгә кертелә, ветеринария гамәлендә кулланыла. Мышьякорганик кушылмалар өлкәсендәге тикшеренүләр Казан технология университетында, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтында, Казан (Идел буе) федераль университетында алып барыла.

Әдәбият  

Камай Г.Х., Чернокальский Б.Д. Методы синтеза и реакции эфиров кислот мышьяка // Реакции и методы исследования органических соединений. М.–Л., 1964. Кн. 13;

Гамаюрова В.С. Мышьяк в экологии и биологии. М., 1993.

Автор — В.С.Гамаюрова