Географик урыны

Аксубай районы Татарстанның Алексеев, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән һәм Чистай районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – шәһәр тибындагы Аксубай поселогы.

Мәйданы – 1439,2 кв.км.

Халкы 2017 елда – 29371 кеше (чуашлар − 44,3%, татарлар – 38,5%, руслар 16,6%).

Район составына 79 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Чистай өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Чистай кантонына керә.

Район оешкан вакытта аның составына Аксубай, Кәкрекүл, Котыш һәм Яңа Әдәм волостьларыннан торак пунктлар кертелә. Район территориясе 1150,6 кв.км, шул исәптән сөрүлек җирләр 71829 гектар тәшкил итә.

Оешкан вакытында 38 авыл советы, 81 торак пункт керә, аларда 42786 кеше, шул исәптән руслар – 15215 кеше (35,5%), татарлар – 6664 кеше (15,6%), башка халыклар – 20907 кеше (48,9%) яши.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1940 елда мәйданы – 966 кв.км, халкы 38,6 мең кеше тәшкил итә, 26 авыл советы, 72 торак пункт була.

1958 елда Аксубай районына таркатылган Тельман районы территориясенең бер өлеше керә. 1960 елда район 1232,4 кв.км җир били, аның составына 17 авыл советы, 96 торак пункт керә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү нәтиҗәсендә, Аксубай районы 1963 елның 1 февралендә таркатыла, аның территориясе Октябрь районына бирелә.

1965 елның 12 гыйнварында район яңадан торгызыла, мәйданы 1229 кв.км тәшкил итә, халкы – 46,2 мең кеше, 17 авыл советын, 87 торак пунктны берләштерә.

2015 елда район мәйданы 1439,2 кв.км тәшкил итә, халык саны – 30147 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча, 33154 кеше, шул исәптән чуашлар – 45,1%, татарлар – 38,2%, руслар – 16,2%). Алардан шәһәр халкы – 9984 кеше, авылларда 20163 кеше яши.

Административ-территориаль бүленеш

Район составына 79 торак пункт керә, алар шәһәр җирлегенә һәм 20 авыл җирлегенә бүленгән: Аксубай шәһәр җирлеге (шәһәр тибындагы Аксубай поселогы); авыл җирлекләре:

  • Беловка (Яңа Үзи, Алексеевка, Беловка, Фёдоровка авыллары, Сергеевский поселогы);
  • Емелькино (Емелькино, Яңа Чуаш Әдәмсуы, Сосновка, Иске Чуаш Әдәмсуы, Шомыртлы авыллары);
  • Карасу (Карасу авылы);
  • Кәкрекүл (Кәкрекүл, Югары Баланда, Түбән Баланда, Яңа Александровка авыллары, Аксубай агач эшкәртү заводы поселогы);
  • МЮД (МЮД поселогы, Иске Мукшы, Татар Сөнчәлесе, Әхмәт, Пономарёвка авыллары, Кызылъяр, Пионер поселоклары);
  • Яңа Аксубай (Яңа Аксубай, Азат, Киса, Кече Аксубай авыллары, Фёдоровский поселогы);
  • Яңа Ибрай (Яңа Ибрай авылы);
  • Яңа Кармәт (Яңа Кармәт, Яңа Дума, Рус Кармәте авыллары, Индустриальный поселогы);
  • Саурыш (Иске Саурыш, Саурыш, Түбән Саурыш авыллары, Васильевка поселогы);
  • Иске Ибрай (Иске Ибрай авылы);
  • Иске Илтерәк (Иске Илтерәк, Яңа Илтерәк, Чуаш Енорускиносы, Иляшкино, Калиновка, Тархан. Уткино авыллары);
  • Иске Кармәт (Иске Кармәт авылы);
  • Иске Кыязлы (Иске Кыязлы, Кызылтау, Яна Кыязлы авыллары);
  • Иске Татар Әдәмсуы (Иске Татар Әдәмсуы, Түбән Татар Майнасы, Яңа Татар Әдәмсуы, Такталы авыллары);
  • Иске Тимошкино (Иске Тимошкино, Батыр, Ерепкино, Медянка, Яңа Тимошкино авыллары);
  • Иске Үзи (Иске Үзи, Яңа Баланда,Яңа Мукшы авыллары);
  • Сөнчәле (Сөнчәле, Кече Сөнчәле авыллары);
  • Трудолюбово (Трудолюбово, Культура, Алга, Владимировка, Өченче Интернационал исемендәге, Октябрь, Тукай, Котловка авыллары);
  • Урмандәй (Савгач, Урмандәй, СидуловоЕрыклы авыллары, Заря, Кече Акташ, Сосновка поселоклары);
  • Шәрбән (Шәрбән авылы).

Геологик төзелеше

Район территориясе Мәләкәс тектоник батынкылыгының төньяк өлешендә урнашкан. Кристаллик нигезе палеозойның девон, ташкүмер һәм Пермь системалары, кайназойның неоген һәм дүртенчел системалары утырма токымнарының катламы белән капланган.

Район территориясенең көнбатыш өлешен Пермь системасы татар бүлегенең известьташ һәм мергель катламнары белән кызыл төстәге алевролит, комташ һәм балчыктан торучы северодвинск утырмалары хасил итә.

Шәһәр тибындагы Аксубай поселогыннан көнчыгыштарак урнашкан калкулыклы субүләр участоклар чуар төстәге балчыксыл-комсу һәм карбонатлы токымнардан тора. Елга үзәннәрендә мергель катламнары белән кара-соры һәм көрән төстәге балчык, вакташ һәм чуерташ белән алевролитлардан торучы неоген системасы утырмалары ачыла.

Борынгы утырмалар, рельефның текә элементларыннан кала, бөтен җирдә дүртенчел система утырмалары − аллювиаль, элювиаль, делювиаль, солюфлюкацион комсыл балчык һәм балчык белән капланган.

Рельеф

Район Идел аръягы түбәнлегенең көнчыгышында, кече елга үзәннәре белән берникадәр бүлгәләнгән иңкү тигезлектә урнашкан.

Рельефның өстенлек итүче биеклекләре − 160−180 м; иң түбән биеклек – 74 м (Олы Сөлчә елгасында су өсте сызыгы), иң югары биеклек – 223 м (Олы Чирмешән һәм Чишмә елгалары субүләрендә).

Территориянең шактый өлеше, нигездә, көнчыгыштан көнбатышка таба киңлек юнәлешендә агучы Кече Сөлчә һәм Кече Чирмешәннең югары агымы, Олы Сөлчә һәм аның уң кушылдыгы − Кече Сөлчә елгалары арасында урнашкан.

Су ресурслары

Елга челтәре Олы Сөлчә елгасының урта һәм югары агымында һәм аның кушылдыкларында күрсәтелә.

Олы Сөлчә елгасы бассейнында елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/кв.км, Кече Сөлчәдә – 0,33 км/кв.км. Суының иң аз вакытындагы чыгымы Олы Сөлчәдә − 0,52 куб м/с һәм Кече Сөлчәдә− 0,14 куб м/с.

Файдалы казылмалар

Ташкүмер системасы утырмаларында нефть чыганаклары табыла. Запаслары буенча Аксубай-Мукшы чыганагы – иң зурысы, (1960 елда ачыла, 1987 елдан эшкәртелә), ташкүмер ятмалары ачыклана.

Юл төзелешендә кулланылучы Пермь системасы утырмалары − битумлы комташлар чыгарыла, чирәп һәм керамзит балчык запаслары бар.

Климат

Климаты җылы һәм аз дымлы җәй, уртача салкын һәм чагыштырмача карлы кыш белән характерлана. Уртача еллык һава температурасы 3,6оС, гыйнварда –12,7оС (абсолют минимум −48 оС), июльдә 19,5оС (абсолют максимум 39оС) тәшкил итә.

Еллык явым-төшем күләме 500 мм, шул исәптән елның җылы вакытында 348 мм. Салкын булмаган вакытның озынлыгы 120−130 көн. Тотрыклы кар капламының уртача күпьеллык барлыкка килү датасы – 18 ноябрь, эреп бетү датасы – 11 апрель. Кар капламының уртача биеклеге – 34 см (17−84 см тирәсендә тирбәлә).

Тулаем алганда, ел әйләнешендә −көньяк-көнбатыш (24,1%) һәм көньяк (15,9%), кышын – көньяк-көнбатыш (27,6%) һәм көньяк (24,7%), җәен – төньяк (17,4%) һәм төньяк-көнбатыш (16,4%) юнәлешетәге җилләр исә.

Туфрак

Туфрак капламында соры урман туфраклары, аеруча субүләрләр сөзәклекләрендә карасу-соры урман туфраклары, шулай ук тигез участокларда һәм тау битләрендә көлсуланган һәм селтесезләнгән уртача гумуслы кара туфраклар өстенлек итә.

Субүләрләрнең түбән участокларында, елга террасаларында болын-кара туфраклар таралган, елга тугайларында аллювиаль кәсле туфраклар формалаша.

Урман ресурслары

Район юкә, имән һәм карама, өрәңге катнаш юкә урманнарыннан торучы урман-дала зонасының көньяк өлешендә урнашкан. Аеруча зур урман массивлары Кече Сөлчә елгасы бассейнында, районның төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендә саклана.

Кисенделәр урынында икенчел усак һәм киң яфраклы токымнар катнаш каен урманнары барлыкка килгән.

Районның көнчыгышында киң яфраклы-нарат урманы участогы бар.

Территориянең урманлылыгы 20,3% тәшкил итә. Көнчыгыш экспозицияләрнең текә сөзәклекләрендә далаланган болыннар таралган.

Фауна

Хайваннар дөньясында урман һәм дала төрләре очрый. Урманнарда – төлке, поши, кабан дуңгызы, ак куян, үр куяны, тиен, йомраннар, селәүсен, сусар һәм башкалар; сулыклар янында – кондыз, ондатра, чәшке; сулыкларда – балыкларның күп кенә төрләре яши.

Районда кошларның 100 дән артык төре оя кора яки очып кайту-китү вакытында очрый, шул исәптән суер, көртлек, челән, соры торна, каракош һәм башкалар.

Саклана торган территорияләр

Район территориясендә саклана торган табигать объектлары урнашкан:

  • Олы Сөлчә, Кече Сөлчә, Кече Чирмешән (барсы да 1978 елдан табигать истәлекләре),
  • Биләр аучылык тыюлыгы (Аксубай, Алексеев һәм Нурлат районнары территориясендә урнашкан, гомуми мәйданы – 12,9 мең гектар, 1967 елда аучылык кәсепчелеге фаунасын: поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, суер, боҗыр, көртлекне саклауны көчәйтү максатыннан оештырыла).

Икътисад

Аксубай районы икътисады авыл хуҗалыгына нигезләнгән. Ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык алга киткән.

Авыл хуҗалыгы җирләре 91,9 мең гектар җир алып тора, шул исәптән сөрүлек җирләр – 84,5 мең гектар (2015 ел). Көзге арыш, язгы бодай, солы, борчак, арпа, шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс, кукуруз, бәрәңге үстерелә.

2015 елда районда 51 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли (2000 елда – 32), шул исәптән 6 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (“Аксу Агро”, “Агрофирма “Аксубай”, “Агрофирма “Актай”, “Колос”, “Сөт иле Аксу”, “Сөлчә”), 45 крәстиян-фермер, хуҗалыгы, шул исәптән 27 гаилә фермасы.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә урнашкан. Район территориясендә нефть чыгару компанияләре эшли:

  • гавами акционерлык җәмгыяте “Татнефть” (“Нурлатнефть” нефтьгаз чыгару компаниясе),
  • “РИТЭК”,
  • “ТАТЕХ”,
  • “Татнефтепром”,
  • “ТНГК – Развитие”.

Республиканың аз урманлы өлешендә (урман-дала зонасы) Аксубай урманчылыгы урнашкан, ул өч район территориясендә (Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары) урман хуҗалыгы эшләрен алып бара. Урман фондының гомуми мәйданы 29622 гектар тәшкил итә, шул исәптән урман белән капланган мәйдан – 29077 гектар.

Урманчылык Аксубай (Аксубай районы; 8989 гектар), Ибрай (Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары; 8649 гектар) һәм Чабаксар (Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары; 11984 гектар) участок урманчылыгына бүленә. Аксубай районына урманчылык территориясенең 25837 гектары, яки 87,2% туры килә.

“Аксубай май җитештерү заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Аксубай урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе, төзелеш өлкәсендә “Акустрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “ПМК Мелиорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, Ремонтлау һәм торак төзелеше участогы, “Максат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Юллар челтәре

Район территориясеннән Чистай−Нурлат, Чистай−Чирмешән автомобиль юлы уза.

Мәгариф

Мәгариф системасында:

  • 15 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе;
  • 11 башлангыч мәктәп (шул исәптән башлангыч мәктәп − балалар бакчасы комплексы),
  • 7 тулы булмаган урта мәктәп,
  • 14 урта гомуми белем бирү мәктәбе (шул исәптән 3 гимназия),
  • лицей,
  • универсаль технологияләр техникумы бар.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә: Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм аның 8 филиалы эшли.

Районда Фёдоровский картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, Аксубай шәфкатьлелек йорты һәм “Мечта” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют бар.

Мәдәният

Хәзерге вакытта мәдәният өлкәсендә:

  • район мәдәниятйорты,
  • 28 авыл мәдәният йорты һәм 25 клуб,
  • үзәк, балалар һәм 38 гаммәви китапханә эшли.

3 музей бар:

  • шәһәр тибындагы Аксубай поселогында район төбәк тарихын өйрәнү музее (1987 елда ачыла, мәйданы – 180 кв.м, 2000 саклау берәмлеге), төбәк тарихы буенча материаллар (этнография, көнкүреш предметлары, хезмәт кораллары, рәсми кәгазьләр, китаплар, фотосүрәтләр һәм рәсем сәнгате әсәрләре);
  • Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музей-йорты (1990 елда ачыла, мәйданы – 99 кв.м, 2328 саклау берәмлеге). Экспозиция шагыйрьнең тормышына һәм әдәби эшчәнлегенә багышлана, Х.Туфанның шәхси әйберләре, архив документлары, фотографияләр урын алган, бүлмәләрнең берсендә XX йөз башы крәстиян йорты күренеше тудырылган;
  • Яңа Үзи авылында Газиз Кашапов исемендәге музей (1992 елда ачыла, мәйданы – 25 кв.м, 775 саклау берәмлеге), кулъязмалар, фотографияләр һәм язучының әсәрләре, шулай ук көнкүреш әйберләре саклана.

Районда үзешчән халык иҗатының 29 клуб берләшмәсе эшли, шул исәптән 4 халык театры:

  • “Хевел” (Сөнчәле авылы; 1986 елда оеша; җитәкчесе – В.Д.Малов),
  • “Кив ял” (Иске Тимошкино авылы; 1980 елда оеша; җитәкчесе – И.Н.Терентьев),
  • “Яшьләр” (Иске Кыязлы авылы; 1985 елда оеша; җитәкчесе – Г.М.Абраров),
  • “Эпизод” (шәһәр тибындагы Аксубай поселогы; 1970 елда оеша; җитәкчесе − Г.В.Макарова).

Районда халык һәм бал биюләре ансамбле, чуаш халык фольклор ансамбле “Уяв” (Иске Тимошкино авылы; 1976 елда оеша; җитәкчесе М.В.Расчислов; “Калина” халык фольклор ансамбле (Түбән Баланда; 1981 елда оеша; җитәкчесе – Л.Г.Третьяк), ”Веретенышко” балалар фольклор коллективы (Түбән Баланда авылы; 1999 елда оеша; җитәкчесе – Т.Н.Воронина) бар.

Районда татар (Аксубай район Мәдәният йорты базасында; директоры – Г.Х.Мингалиев), чуаш (Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты базасында; директоры − В.П.Майоров) һәм рус (Түбән Баланда авыл мәдәният йорты базасында; директоры – Т.Н.Воронина). милли мәдәнияты үзәкләре эшли.

23 мәчет һәм 11 православие дине корылмалары бар.

Рус, татар, чуаш телләрендә “Сельская новь” – “Авыл таңнары” – Ял пурнасе” район газетасы чыга (1930 елдан чыга башлый, 1936 елга кадәр “Колхозная жизнь” дип атала).

Район территориясендә бронза гасырга, Имәнкискә культурасына, Идел буе Болгар дәүләте чорына караучы 200 археология истәлеге табыла.

Сәламәтлек саклау системасы

Районның сәламәтлек саклау системасында 137 урынга исәпләнгән Үзәк район хастаханәсе (1936 елда нигез салына) һәм поликлиника, Иске Ибрай участок хастаханәсе (Иске Ибрай авылы), 3 дәвалау амбулаториясе һәм 53 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Спорт

Аксубай районының спорт инфраструктурасы 77 спорт корылмасын үз эченә ала, шул исәптән “Юность” универсаль спорт комплексын. Биредә мини-футбол, баскетбол, волейбол, самбо, кикбоксинг һәм башка спорт төрләре буенча шөгыльләнергә мөмкин; 8 юллы “Дельфин” бассейны; ипподром, шахмат һәм картинг-клуб эшли.

Танылган кешеләре

Аксубай районы:

  • Советлар Союзы Герое Г.Г.Романов,
  • Социалистик Хезмәт Геройлары М.А.Михеев, Л.С.Петров, Г.З.Сәлимҗанов, В.В.Сорокина, Ш.С.Хафизов;
  • генераллар А.М.Әдһәмов, С.Г.Гайфетдинов, В.А.Карташёв, А.П.Молоствов;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре М.И.Габдрахманов, С.А.Абруков, Т.Д.Алексеев, С.Х.Алишев, Н.Б.Бакиров, Ф.М.Белов, И.З.Гафиятов, Н.М.Гыйматдинова, Н.Думави, И.В.Егоров, Е.В.Еллиев, И.Н.Зиннуров, Я.Х.Ибраһимов, С.С.Ильин, Г.С.Кашапов, И.Л.Кузнецов, Р.М.Низамова, В.М.Пескарёв, Н.Т.Савруков, М.П.Сениэль, В.Г.Тимирясов, А.А.Трофимов, Х.Туфан, Р.Р.Туфитуллова, Ә.Г.Хәйруллин, Ә.Хәйри, З.Т.Шәрәфетдинов, Н.И.Шелеби (тәхәллүс, чын фамилиясе − Полоруссов), В.В.Янилкин, Ю.В.Янилкин;
  • дәүләт эшлеклеләре Р.К.Беляев, Г.Д.Данилов, Г.А.Динмөхәммәтов, К.В.Никитин, Д.Н.Садыйкова, М.Ф.Спиридонов, К.Г.Яковлев һәм башкалар туган.

Аксубай районының юкка чыккан авылларында туган кешеләр арасында:

М.А.Демидов (1955 елда туган, Олы Кулаковка авылы − 2005) – хакимият–хуҗалык хезмәткәре, “Химокам” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты;

С.И.Золотусский (1955, “Большевик” совхозы поселогы – 2002) – язучы, Мәскәү Язучылар берлеге әгъзасы;

В.А.Карташёв (1936 елда туган, “Большевик” совхозы поселогы) – генерал-лейтенант, Көнбатыш юнәлеш штабы башлыгы урынбасары – разведка башлыгы (1984 елдан);

В.В.Сорокина (1936 елда туган, Михайловка поселогы,) – дуңгыз караучы, Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

В.Г.Тимирясов (1937, Барское Енорускино авылы – 2013) – икътисадчы, юрист, икътисад фәннәре докторы, профессор, Икътисад, идарә һәм хокук институтын оештыручыларның берсе һәм ректоры (1994 елдан).