Озынлыгы 234,1 км, ТР чикләрендә – 206,6 км. Бассейнының мәйданы 6200 км2.

Елга башы һәм югары агымы Самара өлкәсендә, ТРда Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт, Яңа Чишмә, Түбән Кама һәм Чистай районнары территориясеннән ага. Чишмә Куйбышев сусаклагычы төзелгәнче Түбән Кама районы Иске Чишмә авылыннан 14 км төньяк-көнбатыштарак Камага коя торган була, хәзерге вакытта елга юлы Яланта, Кармалы авылларыннан түбәнрәк ята һәм сусаклагычның терәк сулары астында калып, Чишмә култыгы барлыкка китерә.

Елга башының абсолют биеклеге 260 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының уртача биеклеге 176 м. Елганың уртача авышлыгы 0,8 м/км. Чишмәнең су җыелу мәйданы асимметрияле террасалашкан елга үзәннәре, ерым һәм сызалар челтәре белән ергаланган калкулыклы тигезлектән гыйбәрәт. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 24%. Югары агымында үзәне V-сыман, киңлеге 0,9-1,2 км, калган озынлыгында трапеция рәвешендә, киңлеге 3-4 км. Үзәненең уңъяк сөзәклеге биек (20-55 м), урыны белән бик текә (56-60о); сул ягы сөзәк (5-10о), салмак кына җир өслеге белән тоташа.

Елганың шактый озынлыгында тугай ике яклы, урыны-урыны белән чиратлаша; киңлеге югары агымында 100-300 м дан тамак өлешендә 2 км га кадәр. Тугай өслеге элеккеге елга юлындагы күлләр һәм уйсулыклар белән ергаланган,кайбер урыннары сазлыкланган. Елга юлы бормалы, тармакланмаган, плёс һәм сайлыкларның тигезсез чиратлашуы күзәтелә.

Плёсларда елганың тирәнлеге 2-3 м, сайлыкларда 0,5-0,9 м тәшкил итә. Плёсларда агым тизлеге 0,1-0,2 м/с, сайлыкларда 0,4-0,8 м/с. Ярлары текә (20-45о), вак куаклыклар үсә, су өсте сызыгыннан биеклеге 3-4 м.

Чишмәнең 0,4 тән 110 км га кадәр озынлыктагы 66 кушылдыгы бар, иң зурлары: Урдала (11,4 км), Урдала (12,7 км), Урман Чишмәсе (51,1 км), Каратай (11,4 км), Куак (30,7 км), Вәткә (17,3 км), Чумач (12,5 км), Баграж (10 км), Шөгерчә (13,8 км), Кичү (110 км) – уң; Олы Кәминкә (17,4 км), Чөкәнеш (29,7 км), Чаллы (21,6 км), Талкыш (49 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2.

XX йөз урталарыннан су җыелу мәйданында көчәеп киткән эрозия күренешләре Чишмәнең озынлыгы кыскаруга һәм аның кушылдыкларының саны кимүгә (74 тән 66 га кадәр) китерә.

Елга режимын күзәтүләр 28 гидрологик постта алып барылган, 1934 елдан Яңа Чишмә районы Петропавел Бистәсе авылы янында алып барыла.

Елга уртача сулылыкта, күп кенә кушылдыкларының суы буалар белән көйләнгән. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 110-145 мм, ташу вакытында су катламы 60-80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана һәм апрель ахырына кадәр дәвам итә.

Суының иң зур чыгымы: Лениногорск районы Иске Куак авылы янында 435 м3/с (1979), Петропавел Бистәсе авылы янында 625 м3/с (1974), 460 м3/с (1979). Җәйге челлә вакытында су биеклеге тотрыклы. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 8,8 м3/с. Җир асты сулары белән туену модуле бассейнының югары һәм урта өлешендә 5-10 л/с·км2 дан түбән агымында 1 л/с·км2 га кадәр. Җәен озак вакыт яңгырлар булмаганда елга тулысынча грунт сулары белән туенуга күчә.

Чишмә бассейнында 0,5-1 дән 2-3 л/с ка кадәр дебитлы чишмәләр күп. Елга, гадәттә, ноябрь уртасында туңа. Бозлы чор 120-150 көн дәвам итә. Кыш ахырына бозның калынлыгы 60-70 см га (максималь 110 см) җитә. Грунт сулары чыккан урыннарда күзләвекләр барлыкка килә.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта; язын суы елганың югары агымыннан Кичү елгасы тамагына кадәр каты (6-9 мг-экв/л) һәм түбән агымында чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л); кышын бөтен озынлыгында бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Суы иң аз булган вакытта уртача болганчыклыгы 180-230 г/м. 

Су ресурслары сугару, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен су белән тәэмин итү өчен файдаланыла.

Чишмә – ТР табигать истәлеге (1978).

Аның бассейнында табигать истәлекләре Чыршы һәм карагай урман культуралары, 1910-13 еллар, Асфальтит чыгышы, Чыршылы сөркә (байбак) колониясе, Үргәнеч ботаника тыюлыгы, Коржинский сөзәклекләре табигать тыюлыгы урнашкан.