Яңа Чишмә районы территориясендә, Гәр авылыннан көнчыгыштарак.

1991 елда оештырыла (1972 елдан – 2 га мәйданда табигать истәлеге). Мәйданы 150 га.

Устье елгасының известьле токымнарыннан торучы уңъяк текә сөзәклекне били. Көнбатыш Кама аръягында ташлы даланың классик участогы.

Үсемлекләрнең ТРның Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләре үсә: яктылык яратучан клаусия, башаклы каеккузак, Гмелин тәңкәяфрагы, Исет ялмачасы, Альп кашкарые, әрмән әреме һәм башкалар.

XIX йөз ахырында сөзәклекләрне беренче тапкыр тикшергән С.И.Коржинский генофондны саклауда бу объектның фәнни әһәмиятен күрсәтә.