Биографиясе

1913 елның 11 мае, Казан — 1999 елның 3 марты, шунда ук.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1938).

1946 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Органик һәм физик химия институтында, 1958–1987 елларда директор урынбасары.

Хезмәтләре биологик актив фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый. Никоноров яңа «Бойд хлорангидридлары»ның төзелешен өйрәнә. Ацилланган α-окси-β, β, β-тригалоидэтилфосфонатларның биологик активлыгын ача. Кешедә һәм хайваннарда була торган гөмбәчек авыруларын дәвалау өчен хлорацетофос препаратын эшли, Казан химия-фармакология заводында аны җитештерүне оештыруда катнаша (1969).

Уйлап табуга 23 авторлык таныклыгы бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, РСФСР ЮСның Мактау грамотасы, ТАССР ЮСның ике Мактау грамотасы, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О получении некоторых эфиров триарилметилфосфиновой кислоты // Журн. общей химии. 1947. Т. 17, вып. 12 (автордаш);

О действии аналогов хлорангидрида Бойда на алкоголяты спиртов // Журн. общей химии. 1948. Т. 18, вып. 6 (автордаш);

О получении фосфорилированных ацеталей хлораля, их свойствах и превращениях // Изв. АН СССР. Сер. хим. 1966. № 3 (автордаш).