Тарихы

XIX йөз башында Кинерь авылыннан (хәзерге Киров өлкәсе Малмыж районы) күченгән марилар тарафыннан нигез салына. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык һәм аучылык кәсепчелеге тарала.

1861 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. 1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 921 дисәтинә тәшкил итә.

1928 елда авылга Яңа Усы авылыннан марилар күчеп утыра.

Административ-территориаль буйсынуы

1922 елга кадәр Уфа губернасының Бәләбәй өязе Нагайбәк волостена керә. 1922 елдан БАССРның Бәләбәй кантоны составында. 1926 елның 25 гыйнварыннан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Яңа Усы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “1 май” колхозы оештырыла, 1946 елда аның составына “Зар-Усы” (Яңа Усы авылы) колхозы керә, 1962 елда 22 нче партсъезд исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Усы” күмәк предприятиесе, 2000 елдан “Яңа Усы” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб бар, аның каршында “Подсолнух” балалар хореография коллективы, театр коллективы эшли. Чишмә төзекләндерелгән.

Халык саны

1858 елда – 345,
1884 елда – 346,
1938 елда – 217,
1949 елда – 249,
1958 елда – 184,
1970 елда – 214,
1979 елда – 188,
1989 елда – 117,
2002 елда – 105,
2010 елда – 102,
2017 елда – 84 кеше (марилар, татарлар).