Татарстан Республикасының хәзерге Теләче районы территориясендә, Арча тимер юл станциясеннән – 55 км, Балык Бистәсе пристаненнан 32 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Питрәч районы Шебулатово авыл советы, 1935 елдан – Теләче районы Тегермән Тавы авыл советы, 1956 елдан – Шәтке авыл советы, 1963 елдан Саба районы Шәтке авыл советы составында. Халык саны – 710 кеше (1930 ел, руслар), 113 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый. 1970 елларда юкка чыга.