Биографиясе

1847 елның 10 феврале, Санкт-Петербург янындагы Алексеевка авылы — 1913 елның 10 августы, Ялта шәһәре.

Чыгышы белән крепостной крәстияннәрдән.

Вокал буенча күнекмәләрне — җыр мәктәбендә, соңрак граф Н.Шереметевның Г.Ломакин җитәкчелегендәге капелласында ала.

Петербург консерваториясен (1873, П.Репетто һәм К.Эверарди класслары) тәмамлый.

1873–1874, 1876, 1879 елларда — Киев операсында, 1875–1878 һәм 1901 елда Казанда П.Медведевның опера труппасында җырлый. Труппа составында Түбән Новгород, Саратов, Әстерхан һ.б. шәһәрләрдә чыгышлар ясый.

1880–1889 елда Зур театр солисты. Опера партияләре: Фауст (шул исемендәге әсәр буенча, Ш.Гуно), Радамес («Аида», Дж.Верди), Андрей, Вакула («Мазепа», «Башмаклар» («Черевички»), П.Чайковский, беренче башкаручы).

Усатовның камера репертуарын А.Даргомыжский, М.Балакирев, П.Чайковский романслары, рус халык җырлары һ.б. тәшкил итә.

1890–1892 елларда Тифлис шәһәрендә музыка училищесендә укыта. 1892 елда шунда ук опера студиясе ача, анда җыр дәресләре укыта, 1892–1893 елларда Ф.Шаляпин да аннан җыр дәресләре ала.

1902 елдан Ялта шәһәрендә педагогия-агарту эшчәнлеге алып бара.

Рус шагыйрьләренең шигырьләренә язылган романслар һәм җырлар авторы.

Әдәбият

Гозенпуд А.А. Русский оперный театр XIX века. 1873–1889. Л., 1973; 

Нечаев Г. Учитель Шаляпина // Московский җурн. 1992. № 2.