Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Гәрәй исеме белән  билгеле.

XVII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 324 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Чалманарат авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Ирек” колхозы оештырыла. 1950 елда “Яңа юл” колхозы (Түбән Гәрәй авылы) һәм Тельман исемендәге колхоз белән берләштерелә. 1966 елдан “Агыйдел” колхозы составында. 1994 елдан “Агыйдел” кооперативлары берләшмәсе.

Халкы күбесенчә “Наратлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1795 елда – 46,
1834 елда – 63,
1859 елда – 103,
1897 елда – 126,
1913 елда – 169,
1926 елда – 246,
1938 елда – 266,
1949 елда – 225,
1958 елда – 210,
1970 елда – 157,
1979 елда – 120,
1989 елда – 78,
2002 елда – 58,
2010 елда – 44,
2015 елда – 40 кеше (татарлар).