Эчтәлек

Асаба башкортларга керүчеләр, этник яктан караганда, күп компонентлы булган.

Рус дәүләтенә буйсыныр алдыннан Урал төбәгендә яшәгән иштәк, нугай, татар һәм өлешчә фин-угыр этник төркемнәре дә асаба башкортларга кергәннәр.

Рус дәүләтендә башкорт атамасы алганнарга социаль һәм хокукый өстенлекләр бирелгәнлектән, Казан ханлыгы яулаганнан соң Урал якларында сыену тапкан кешеләр дә (мәсәлән, типтәрләр) асаба башкорт булып язылырга тырышкан. Шул сәбәпле XVII–XVIII йөзләрдә асаба башкортлар саны бик нык арта. Нигездә, ул Урта Идел буеннан күчеп килгән ясаклы татарлар һәм аерым очракларда мордва, чуаш, марилар исәбенә арткан.

Көньяк Уралның төньяк-көнбатышында асаба башкортлар этник төшенчәсе әкренләп өстенлекләргә ия булган аерым катлау атамасына әверелә. 1855 елдан типтәрләрне дә башкорт-мишәр гаскәренә ала башлагач һәм ул гаскәриләрне «яңа башкортлар» дип атауга күчкәч, «башкорт» этник кавем төшенчәсе төбәктә тәмам юкка чыга дияргә була.

Бу күренеш бигрәк тә хәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарына кергән төбәккә кагыла (элек ул төбәк халкы Вятка губернасының Сарапул һәм Алабуга, Уфа губернасының Минзәлә, Самара губернасының Бөгелмә өязләренә караган). Монда яшәүчеләрнең күпчелеге XIX йөз – XX йөз башларында гына түгел, элекке чорларда да документларда «башкорт» дип теркәлгән булса да, аларны, һичшиксез, татар этносының бер өлеше дип санарга кирәк.

Әдәбият

Исхаков Д.М. Из этнической истории татар восточных районов Татарской АССР до начала ХХ в. // К вопросу этнической истории татарского народа. Казань, 1985.

Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа (18 – нач. 20 вв.) Казань, 1993.

Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар XV–XVII вв.). Казань, 1998.

Рахматуллин У.Х. Население Башкирии в XVII–XIX вв. М., 1988.

Автор – Д.М.Исхаков