1926 елда халык санын исәпкә алганда 27,4 мең кеше теркәлгән (башка елларда аерып алып исәпләнелмәгән).

Типтәрләр Татарстан һәм Башкортстан республикаларында, Пермь, Оренбург, Свердловск өлкәләрендә яшиләр.

Типтәрләрнең күпчелеге татар теле урта диалектының минзәлә һәм аңа якын бөре сөйләшләрен кулланалар. Мөселман-сөнниләр.

Типтәр хатын-кызы киеме

Тарихы

Типтәрләр аерым төркем булып XVI йөзнең 2 яртысында оеша башлый. Башта «типтәр» атамасы билгеле социаль-икътисади мәгънәгә ия була, төрле шартларда башкорт җирләренә килеп урнашкан кешеләргә карата кулланыла. Алар арасында татарлар, башкортлар, бисермәннәр, марилар, мордвалар, удмуртлар һәм чуашлар була.

«Типтәр» термины этимологиясе «исемлек», «салым түләүче халыкны һәм мәхкәмә карарларын теркәү дәфтәре» мәгънәсендә кулланылган һәм гарәпләргә үтеп кергән фарсы телендәге «дәфтәр» сүзенә барып тоташа. Революциягә кадәрге тарихчылар (Г.Н. Әхмәров һ.б.), вотчина хуҗалары аренда түләүчеләрне нәкъ шундый дәфтәрләрдә теркәп барганнар, дип билгелиләр.

XVIII йөз башында башкорт җирләренә килеп урнашкан кешеләр (припущенниклар) типтәр һәм бобыльләргә бүленгәннәр. Типтәр дип – төрки телле халыклар (татарлар, чуашлар, башкортлар), бобыльләр дип фин телле халыклар (марилар, удмуртлар, мордвалар) аңлашылган.

XVIII йөз уртасына типтәрләрнең төрки телле өлеше мөстәкыйль этник төркем булып аерыла.

Типтәрләрнең нигезен татарлар, башкортлар, ассимиляцияләнгән чуашлар, шулай ук  өлешчә бисермәннәр һәм марилар тәшкил итә.

1780 елларда типтәрләр Уфа казна палатасы, 1798 елдан Оренбург хәрби губернаторы карамагында булалар.

Йөкләмәләр һәм салым төрләре буенча типтәрләр хәрби-йомышлы (башкортлар, мишәрләр, казакълар) һәм дәүләт крәстияннәре катлаулары арасындагы урынны билиләр. 1790 елларда хәрби-йомышлы халык разрядына күчереләләр (хакимият тарафыннан 2 типтәр полкы оештырыла, алар 1835 елга кадәр гамәлдә була). 1830 елларның 2 нче яртысыннан типтәрләр җирле гражданнар башлыклары карамагында булалар, әмма рекрутлар  белән тәэмин итүне һәм Оренбург (аннан соң Уфа) казаклар полкын тоту өчен салым түләүне дәвам итәләр. 1855–1865 елларда типтәрләр башкорт-мишәр гаскәре составында булалар.

XIX йөзнең 1 нче яртысында типтәрләр, башлыча, Башкортстанның төньяк һәм көнбатыш районнарына (Агыйдел елгасының түбән агымы буенда, Ык елгасы бассейнының көнбатыш өлешендә) башкорт-вотчинниклар арасына килеп урнашалар, башкортларның тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен үзләштерәләр. Моңа аларның аерым яшәүләре генә түгел, ә башкорт авылларында җирлекләр («очлар») оештырулары да сәбәпче була.

XVIII–XIX йөзләрдә типтәрләр этник катлавы күпләп яшәгән урыннарда татарлар саны арткан саен, типтәрләрнең этномәдәни охшашлыгы формалашу процессына татар мәдәнияте һәм теленең тәэсире көчәя. 1970 елгы Бөтенсоюз халык санын исәпкә алу материалларында (Башкортстан АССР буенча) типтәрләр күп очракта үзләрен татарлар дип күрсәтәләр.

Күпчелек этномәдәни сыйфатлар типтәрләрне Урта Идел һәм Урал алды татарларының үзенчәлекле этнографик төркеме дип санарга мөмкинлек бирә.

Шөгыльләре

Типтәрләр игенчелек һәм терлекчелек (1930 елларга кадәр) белән шөгыльләнәләр. Солы, тары, арыш, бодай үстерәләр.

Типтәрләр күпләп яшәгән кайбер районнарда (Өчиле типтәрләре) терлекчелек өстенлек итә. Сунарчылык, умартачылык, балыкчылык, урманчылык һ.б. кәсепләр белән дә шөгыльләнәләр.

Традицион мәдәнияте

Типтәрләрнең традицион мәдәнияте үзенчәлекләргә бай булса да, ул Идел-Урал төбәге татарлары мәдәниятеннән аз аерыла.

Типтәрләрнең йортларында стиль ягыннан Кама һәм Идел алды Казан татарлары өйләренә хас әйберләргә якын элементлар өстенлек итә.

Типтәр киеменең үзенчәлеген хатын-кыз костюмы ачык күрсәтә. XIX йөздә – XX йөз башында хатын-кыз костюмы ансамбленә зур калфак, япма рәвешендәге үзенчәлекле баш киемнәре (баулы яулык, өрпәк), билле эчке һәм тышкы киемнәр (өч билле, биш билле, күлмәк, ыштан һ.б.), бизәкле күн аяк киемнәре, бизәкләр тукылган киемнәр, мәсәлән, тамбурлап чигелгән күкрәкчә керә.

Типтәрләр яз-көз – бишмәт, казаки (татар-мишәрләр белән бергә яшәгән урыннарда), чикмән, кыш сарык тиресеннән тегелгән тун кигәннәр.

Казан татарларына хас ювелир бизәнү әйберләре (изү, яка чылбыры, сырга) кулланганнар.

Йола һәм бәйрәмнәрдән ташу карау, Җыен, шулай ук төрле ярышларны һәм уеннарны (карга боткасы, сөрән салу, орлык чыгару) эченә алган Сабан туе бәйрәмнәре уздырылган, Корбан һәм Ураза гаете бәйрәм ителгән. Җәй көне мул тормыш теләү (корбан китерү, салкын су кою) йоласы үткәрелгән.

Әдәбият

Ахмаров Г.Н. Тептяри и их происхождение. Казань, 1907.

Исхаков Д.М. Тептяри: опыт этностатистического изучения // Советская этнография. 1979. № 4.

Исхаков Д.М. Этнографические группы татар Волго-Уральского региона. Казань, 1993.

Давлетшина З.М. Татарское население Башкортостана: этнодемографическое исследование. Уфа, 2001.

Якупов Р.И. Тептяри: историко-этнологические очерки (к проблеме генезиса этничности). М., 2001.

Автор – Р.Р. Батыршин