Җыен – территориаль берәмлек

Җыен, Казан татарларының традицион берләшү формасы буларак (кайбер урыннарда), 1930 еллар башына кадәр яшәп килә (кара: Авыл җәмәгате).

Баштагы феодаль чорда, әле ыруглык җәмгыятенең икътисади нигезе – сөрү җирләренә, болыннар һәм көтүлекләргә һ.б.ларга гомуми милек – сакланганда болгарларда социаль оешманың борынгы төркиләрдән мирас булып калган территориаль-округ принцибы гамәлдә була. Берничә (кайчак дистәдән артык) авыл кешеләре җыенга берләшәләр, патронимия (зур кардәш бергәлекнең архаик формасы) нигезендә билгеле бер җыен округы төзиләр. Ул төп авыл исеме белән атап йөртелә, анда иҗтимагый әһәмияткә ия барлык чаралар: җыелышлар, аксакаллар киңәшмәләре, җыен бәйрәме уздырыла.

3 тән 20 гә кадәрге җыен округлары үз чиратында кайчандыр кардәш булган халыкларның тагын да зуррак берләшмәләрен оештыралар. Җәмгыятьнең шушы билгеле бер дәрәҗәдә ябык икътисади, мәдәни төркемнәре (ячейка) фәнни әдәбиятта «җыен округлары конфедерацияләре» буларак мәгълүм.

Җыен конфедерацияләре үзәкләренең күпчелеге феодаль округлар үзәкләре белән тәңгәл булуы ачыкланды.

Җыен оешмасының нигезләре – икътисади, канкардәшлек мөнәсәбәтләре, территориаль бөтенлек, феодаль таркаулыктан арыну процессында акрынлап, ә Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушканнан соң (1552), кызурак темплар белән җимерелә бара. Товар-акча мөнәсәбәтләренең бик тиз үсеше нәтиҗәсендә, җыен борынгы ыруглык общинасыннан катлаулырак оешмаларга, тора-бара авыл җәмәгатьләренә әверелә.

Җыен – календарь бәйрәм

Җыенның социаль-оештыру функциясе әкренләп югала барса да, аның мәдәни-көнкүреш роле сакланып кына калмый, бәлки тагын да үсә. Җыен округларының һәм конфедерацияләренең төп авыллары ел саен халык бәйрәм итәргә җыелган көннәрдә сәүдә ярминкәсе үзәкләренә әверелә.

XIX йөз башына общиналар эчендә туганлык бәйләнешләре генә түгел, милли нигезләр дә какшый: татар халкының традицион бәйрәмендә күрше халыклар – руслар, чуаш, мари, удмуртлар да катнаша башлый.

Кайбер урыннарда татарлар көчләп чукындырудан соң да җыен бәйрәмен уздыруны дәвам итәләр, алай гына да түгел, җыен ның теге яки бу христиан бәйрәме белән туры килүенә карап, үз тантаналарын шуңа ярашлы итеп атый башлыйлар – Тихон җыены, Троица җыены, Питрау җыены һ.б. Бу бигрәк тә XIV–XVII йөзләрдә хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш җирләренә, Башкортстанның төньяк-көнбатышына күчеп утырган Казан татарларының соңгы дәверләрдә оешкан җыеннары өчен хас.

Казан татарлары элек-электән тупланып яшәгән төбәкләрдә, мәсәлән, Казан артында, ыруглык-община мөнәсәбәтләре һәм җыен бәйрәмен уздыруның традицион тәртибе озаграк саклана.

Җыен язгы-җәйге чорда, чәчү төгәлләнеп, печән чабу эшләренә кадәрге вакыт аралыгында уздырыла. Бер төбәктә урнашкан авыллар җыенны чиратлап бәйрәм иткән. Күрше авыллардан кунаклар чакырып үткәрелгән гаилә тантаналары, яшьләрнең күңел ачулары һәм кичке уеннар 3–5 көнгә сузылган. Авыл ярминкәләрен ачу, туй тантаналары һ.б. әлеге бәйрәмгә туры китереп оештырылган.

1920–1930 елларда җыен акрынлап икенче милли бәйрәмгә – Сабан туена кушылып китә.

Әдәбият

Хисамутдинов Г.М. Общественные отношения // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Уразманова Р.К. Праздники // Татары. М., 2001.

Автор – Ф.Ф. Гулова