1897 елгы халык саны алу мәгълүматлары буенча аларның гомуми исәбе – 622,6 мең, 1926 елгы исәп буенча – 200 мең кеше чамасы.

Мишәрләрне төньяк (Сергач), көньяк (Темников), Ләмбрә, көнбатыш-Урал алды, төньяк-көнчыгыш этнографик төркемнәргә бүләләр.

Тел

Мишәрләрнең халык сөйләм теле татар теленең көнбатыш диалектын хасил итә, ул татар әдәби теле формалашуга зур йогынты ясый (кара: Мишәр диалекты).

Дин

Диндар мишәрләр – сөнни мөселманнар.

Түбә Новгород губерниясенең Сергач өязе татар старшиналары. ХХ гасыр башы

Тарихы

Элек мишәрләр арасында «мишәр» этнонимы, этниконнар рәвешендәге «төмән», «алатыр» дигән якташлык атамалары, «мөселман» конфессионимы һ.б. кулланыла.

Мишәрләрнең этномәдәни асылы формалашуда бортаслар, төркиләр (шул исәптән болгарлар, кыпчаклар), җирле фин-угор халыклары (мещера, мордвалар һ.б.), ихтимал, маҗарлар катнаша.

Мишәрләрнең Алтын Урда чорына барып тоташкан этник компоненты, гадәттә, болгарларның көчле йогынтысын кичергән бортаслар белән бәйләп күрсәтелә. Бортасларның этник тамырлары хәзергәчә ачыкланмаган. Килеп чыгышлары буенча аларның угор яки төрки-угор кабиләләре булуы да мөмкин. Болгар феодаль халкы формалашкан чорда бортасларның үз төбәкләренә хас кайбер үзенчәлекләрен саклаулары ихтимал.

Алтын Урда оешканнан соң бортасларның варислары яшәгән төбәкләргә күпсанлы кыпчак-нугай төркемнәре үтеп керә, алар XIV йөздә Мухша олысы составында булалар. Бу чорда һәм соңрак «можар» – «мещера» этнонимы актив кулланыла, әмма чыганакларда «татарлар» атамасы да еш очрый.

XIII йөз борынгы рус әдәбияты ядкәре «Аңлатмалы Палея» («Толковая Палея») тексты нигезендә «мещера» терминының политоним сыйфатында кулланылуы хакында нәтиҗә ясарга мөмкин.

1401–1402 елларга нисбәтле рус грамоталарына караганда, Мещераның үз волостьлары булган. Фра-Мауро картасында (портоланда) Meschiera провинциясе һәм Macharini торулыгы билгеләнгән. Ихтимал, 1434 һәм 1447 еллардагы рус грамоталарында искә алынган «мещера кенәзләре» Мещераның сәяси үзәгендә яшәгәннәрдер.

Мишәрләрнең алга таба (XIV йөз – XVI йөз уртасы) халык буларак формалашуы башкаласы баштарак Городец-Мещерский дип аталган Касыйм ханлыгы чикләрендә «можар» (борынгырак) һәм «татар» (башлыча, кыпчак-нугай) компонентлары җирлегендә бара.

Мещера төбәгендә (Касыйм ханлыгының икенче аталышы) әлеге ике этноатамалы страталарның булуы чыганакларда сакланган 2 этнонимик системада чагыла.

Аларның беренчесе – «Мещера җирләре», «Мещера урыннары», «Мещера волостьлары белән», «Мещера», «Meschiera провинциясе», «Мещера төбәге», «Мещера кенәзләре». Бу сүзләрдән, ихтимал, бортасларны билгеләүче «Мещера кешеләре» төшенчәсе, кыскартылма рәвештә «можеряннар», «можарлар», «мещеряннар» («мещериннар») атамалары барлыкка килә.

Системаларның икенчесе Касыйм ханлыгының феодаль катлавы белән бәйле: XV йөздә ул катлау «татарлар», XVI йөздә «Городец татарлары», «Мещера татарлары» дип атала. Бу компонент берничә этник элементтан тора. Башта аның үзәген «Мещера татарлары», ягъни Алтын Урда татарлары (Ширин ыругыннан һ.б.) тәшкил итә. Соңрак аларга Касыйм хан белән килгән татарлар, аннары чыгышлары белән Кырым ханлыгыннан һәм Нугай Урдасыннан булганнар кушыла.

XVI йөзнең 2 нче яртысында – XVII йөз башында Мещера төбәгендә яшәгән төрки халыкка карата ешрак «татар» этнонимы кулланыла; бу исә әлеге чорда инде мишәрләрнең төп этник компонентлары тупланып бетүен күрсәтә. Әмма нугайларның һ.б. төрки төркемнәрнең даими рәвештә килеп торулары, шулай ук йомышлы-мишәр төркемнәренең миграцион активлыгы сәбәпле процесс тәмамланмыйча кала.

XVI йөзнең 1 нче яртысында барган киң колачлы миграция процесслары нәтиҗәсендә мишәрләр Иделнең уң ярындагы җирләрдә, Кама аръягы төбәкләрендә һәм Урал алдында таралып урнашалар.

Мишәрләрнең Казан татарлары белән актив этносара багланышлары бу субэтник төркемнәр арасындагы интеграцион процессларның көчәюенә китерә (XVI–XIX йөзләр). Казан татарлары мишәрләрнең этномәдәни үсешендә зур роль уйныйлар. Мишәрләр, үз чиратында, татарларның башка төркемнәренең, шулай ук башкортларның, типтәрләрнең һ.б. халыкларның матди һәм рухи мәдәниятенә көчле этномәдәни йогынты ясыйлар.

Мишәрләр арасында җирле үзатамалар, акрынлап, гомуммилли «татарлар» этнонимы тарафыннан кысрыклап чыгарыла. Әлеге этнонимга күчү чорында «мөселман» этноконфессионимы кулланыла.

Татар милләте формалашу дәверендә мишәрләр күп кенә субэтнос билгеләрен, беренче чиратта, үзенчәлекле үзаңнарын югалталар. Ләкин 1926 елда халык исәбен алу вакытында да татарларның бер өлеше үзен мөстәкыйль халык – мишәрләр сыйфатында күрсәтә.

«Мишәр» этнонимының тотрыклылыгы Идел буе – Урал алды татарларының берләшү процессы төгәлләнмәве, шул исәптән 1860 елларга кадәр ярымхәрби типтагы аерым «мещералар» кантоннары сакланган Урал алдында яшәгән мишәрләрнең ярым сословиеле асылы белән бәйле.

Моннан тыш, озак вакытлар мишәрләрнең кайбер тел һәм мәдәни үзенчәлекләре яшәп килә (мәсәлән, Казан татарларыннан аермалы буларак, 1950 еллар уртасына кадәр мишәрләр Сабан туен һәм Җыенны бәйрәм итмиләр). XX йөздә бу аерымлыкларның күбесе юкка чыга яки йотыла. Хәзерге вакытта «мишәрләр» этнонимы, икенче дәрәҗәдәге үзатама сыйфатында, локаль рәвештә саклана.

Әдәбият

Мухамедова Р.Г. Татары-мишари: историко-этнографическое исследование. Казань, 2008.

Баязитова Ф.С. Татар-мишәр рухи мирасы: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. Саранск, 2003.

Ахмаров Г.Н. О языке и народности мишарей. Казань, 1903.

Васильев Б.А. Проблема буртасов и мордва // Труды Института этнографии АН СССР. 1960. Т. 13.

Махмутова Л.Т. Опыт исследования тюркских диалектов (мишарский диалект татарского языка). М., 1978.

Сенютов С.Б. История татар Нижегородского Поволжья с последней трети XVI до начала XX вв. (Историческая судьба мишарей Нижегородского края). Ниж. Новгород, 2001.

Vasary I. The Hun­garians or Mozars and the Mescers // Mizers of the Middle Volga region. Lisse, 1976.

Автор – Д.М. Исхаков