Тарихы

XVII йөзнең беренче яртысыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 су тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 824,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Югары Ушма авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Оборона” колхозы оештырыла (анда колхоз идарәсе урнаша). 1960 еллар башында авыл “Калинин” һәм “Доброволец” колхозлары белән “Татарстан” колхозына берләштерелә (Алкин, Акчишмә, Иске Завод, Хәсәнша, соңрак – Эшче авыллары). 1973 елда “Татарстан” колхозы – “Ушма” совхозы, 1994 елда – “Ушма” күмәк предприятиесе, 2002–2005 елларда “Ушма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла (төрле биналарда урнаша; 1924 елда яңа бина төзелә), 1951–1957 елларда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1983 елда тулы булмаган урта мәктәп (1983 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1984 елда мәктәп каршында 37 нче урта һөнәри техник училище филиалы ачыла (тракторчы-машинистлар әзерләнә).

Мәктәп каршында 1996 елдан “Мирас” төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе авыл, мәктәп тарихына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шул исәптән А.Матросов батырлыгын кабатлаган, 299 нчы Харьков укчылар дивизиясенең 969 нчы укчылар полкы рядовое А.Мөхәммәдиевкә багышлана (оештыручысы – Ф.Л.Хәйруллин, җитәкчесе – И.М.Вәгыйзов). Мәктәп каршындагы балалар иҗтимагый берләшмәсе Герой исемен йөртә, 1989 елда мәктәп алдында аның бюсты куела.

Бөек Ватан сугышы елларында авылда Мәскәүдән эвакуацияләнгән балалар урнаштырыла (Югары Ушма урман пункты белән бергә 282 кеше).

Хәзер авылда мәктәп, балалар бакчасы (1977 елдан, 2008 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1933 елдан медпункт, 2012 елда яңасы төзелә), мәдәният йорты (1964 елдан клуб), китапханә (1953 елда уку өе буларак нигезләнә), “Фатыйх” мәчете (1994 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Мөхлисов (1935 елда туган) – математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТР ның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 75 ир-ат;
1859 елда – 608,
1897 елда – 911,
1908 елда – 1087,
1920 елда – 1069,
1926 елда – 1046,
1938 елда – 925,
1958 елда – 721,
1970 елда – 754,
1979 елда – 667,
1989 елда – 567,
2002 елда – 487,
2010 елда – 460,
2017 елда – 405 кеше (татарлар).