VIII йөз ахыры – IX йөз Шәрекъ язмаларында (әл-Калби, ибне Рустә, ибне Хаукәл, әл-Мәсгуди һ.б.) һәм XIII йөздән рус елъязмаларында телгә алыналар.

Галимнәр бортаслар этносын билгеләүдә бертөрле фикергә килә алмыйлар: алар төркиләр, фин-угырлар яки аланнар булган, дип фаразлаучылар бар.

Шулай ук бортасларның кайсы археологик культурага якын торулары да ачыкланмаган. Н.Ф. Калинин аларны – Имәнкискә культурасына, А.Е. Алихова, С.А. Плетнёва – борынгы мордва культурасына, Г.Е. Афанасьев – Салтау-Маяк культурасы варианты булган Алан культурасына, Е.П. Казаков Турбаслы культурасына карый дип белдерә. Соңгы дәвердәге тикшеренүчеләрдән А.Х. Халиков, Г.Н. Белорыбкин һ.б. бортаслар культурасын Армиево археологик төркеменә караган ядкәрләр белән тиңлиләр.

Бортаслар иген иккән, терлек асраган, киек-җәнлек аулаган, умартачылык белән шөгыльләнгән. Мех әйберләр һәм бал белән сәүдә иткән.

Бортасларның идарәчеләре – аксакаллар. VIII йөз – X йөз башларында Хәзәр каганлыгына буйсынганнар; болгарлар һәм бәҗәнәкләр белән бәрелешләре мәгълүм. X йөз ахырларында болгарлар тарафыннан яулап алына һәм аларның биләмәләре Идел буе Болгарына керә.

XII йөздә чама белән Сура елгасы буенда Бортас әмирлеге яшәгән, башкаласы Бортас шәһәре булган.

Бортаслар биләмәсе 1237 елда монголлар гаскәре тарафыннан яулап алына. XIII йөзгә караган рус язма чыганакларында («Слово о погибели Русской земли» һ.б.да) бортаслар Идел буе халыклары буларак теркәлә.

Рус әдәби истәлекләрендә шулай ук бортасларның Куликово кыры сугышында Мамай ягында торып сугышуы бәян ителә.

Алтын Урда таркалганнан соң, Сура елгасы буе биләмәләре һәм халыклары әкренләп Рус дәүләтенә буйсындырыла.

XVII йөздән башланган рус акт-документларында бортаслар сүзе этник катлау атамасы (термины) буларак теркәлгән, сукалы татар, татар-мишәр һәм бисермән (мөселман) сүзләренә синоним рәвешендә китерелгән.

Бортаслар татар, бигрәк тә мишәр этник культурасын формалаштыруда катнашалар.

Хәзер дә Татарстан биләмәсендә Бортас исем-атамасына бәйле күп кенә топонимик исемнәр саклана. Мәсәлән, Кама Тамагы районында Бортас, Кайбыч районында Имәнле Бортас авыллары бар.

Чыганаклар

Хвольсон Д.А. Известия о хазарах, буртасах, булгарах, мадьярах, славянах и руссах Абу-Али Ахмеда бен Омар ибн Даста. СПб., 1869.

Заходер Б.Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. Гортан и Поволжье в IXX вв. М., 1962.

Әдәбият

Азизова А.Е. К вопросу о буртасах // Советская этнография. 1949. № 1.

Смирнов А.П. К вопросу о буртасах // Краеведческие записки (Ульяновский областной краеведческий музей). Ульяновск, 1958. Вып. 2.

Васильев Б.А. Проблема буртасов и мордвы // Труды Инстута этнографии АН СССР. Новая Серия. 1960. Т. 13.

Попов А.Н. Названия народов СССР. Введение в этнонимику. Л., 1973.

Добродомов М.Г. Этимология этнонима «буртас» // Ономастика Поволжья. Саранск, 1986.

Халиков А.Х. Татарский народ и его предки. Казань, 1989.

Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени. Казань, 1998.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Этнополитическая история татар в VI – первой четверти XV вв. Казань, 2000.

Авторлары: И.Л. Измайлов, Р.В. Шәйдуллин