Тарихы

1713 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Мөшек Тамагы, Мушугинское Устье исемнәре белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәренә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук Иштирәк бакыр заводында һәм алпавыт утарларында көнлекче булып эшләү тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

XX йөз башында авылда мәчет була. Авыл җәмәгатенең имана җире 222 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән Минзәлә районында.

Хәзер Иркәнәш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Нептун” колхозы оештырыла, 1950 елда “ДИЛ” колхозы составына керә, 1958–2000 еллардан – Тукай исемендәге колхоз, 2006 елдан – “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан “Әнәк” агрофирмасы (Актаныш районы) составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2014 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп, клуб эшли.

Халык саны

1795 елда – 53 кеше;
1816 елда – 22,
1834 елда – 30 ир-ат;
1859 елда – 89,
1870 елда – 90,
1906 елда – 266,
1913 елда – 235,
1920 елда – 241,
1926 елда – 225,
1938 елда – 210,
1949 елда – 225,
1958 елда – 213,
1970 елда – 178,
1979 елда – 123,
1989 елда – 64,
2002 елда – 67,
2010 елда – 61,
2017 елда – 66 кеше (татарлар).