- РУС
- ТАТ
Эчтәлек
Минзәлә районы
Татарстан Республикасы муниципаль районы
Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышы өлешендә, Удмурт Республикасы, Татарстанның Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары белән чиктәш урнашкан.
1930 елның 10 августында оештырыла.
Үзәге – Минзәлә шәһәре.
Мәйданы – 1923,4 кв.км.
2018 елда халык саны – 28832 кеше (татарлар – 60,1%, руслар – 35,4%, марилар – 2,7%, чуашлар – 0,45%).
Район составына 69 торак пункт керә.
1920 елга кадәр территориясе Уфа губернасының Минзәлә өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Минзәлә кантонына керә. Минзәлә өязе Уфа губернасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан һәм мәйданы буенча губернаның 6 өязе арасында иң кечкенәсе була (11329,53 кв. чакрым, яисә 1174019,82 дисәтинә били).
1897 елда өяздә якынча 380 мең кеше яши, шуларның 32,6%ы – руслар, украиннар һәм белоруслар, 64,5%ы – башкортлар, татарлар, мишәрләр һәм типтәрләр, 2,8%ы – мордвалар, марилар һәм чуашлар.
1798 елдан 1865 елга кадәр, идарәнең кантон системасын гамәлгә керткәннән соң, аны башта 11 йорттан яки командадан торган унберенче кантонга кертәләр, 1802 елдан – 16 командадан (Сарапул һәм Алабуга өязләренең бер өлеше берләштерелә), 1834 елдан 25 командадан тора.
1870–1894 елларда өяз – 5, аннары 6 станга бүленә. 1886 елларга кадәр – 32, аннары – 31 волостька (Казанчы яки Ногайбәк, 1887 елда волость Бәләбәй өязенә күчерелә), 1906–1907 еллардан 30 волостька бүленә.
1890 еллар уртасында беренче станга (үзәге Пучы, Матвеевка авыллары) Актаныш (1887 елга кадәр Илеш), Әмәкәй, Байсар, Пучы, Семиостров (Өшәр), Шәрип (XX йөз башында Такталачык итеп үзгәртелә) волостьлары керә; икенче станга (үзәге – Александровка, Карамалы авыллары) – Александровка-Карамалы, Богодаровка (элегрәк бишенче станга керә), Ирәхтә, Яңа Спас, Иске Кәшер волостьлары керә; өченче станга (Зәй шәһәре яны) – Акташ (элек икенче станга керә), Ырысби, Зәй, Тәкмәк, Троицки-Йосып волостьлары керә; дүртенче станга (үзәге – Яр Чаллы авылы) – Афанас, Бәтке, Макарьевка (Илбакты) (элек бишенче станга кергән), Мысовые Челны, Сухрау (элек өченче станга кергән) волостьлары керә; бишенче станга (Күзкәй, Хуҗамәт авыллары) – Әлмәтмулла (элек икенче станга кергән), Әхмәт (элек дүртенче станга кергән), Бишенде-Останково, Нөркәй (элек икенче станга кергән), Язикәү (элек дүртенче станга кергән) волостьлары керә; алтынчы станга (Иске Маҗын авылы) – Балтай (1896 елдан – Яңа Шуган; элек бишенче станга кергән), Күзкәй (элек бишенче станга кергән), Матвеевка (элек беренче станга кергән), Иске Маҗын (1896 елдан – Минзәлә; элек бишенче станга кергән), Иске Мәлкән (элек беренче станга кергән) волостьлары керә.
Халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балыкчылык, бакчачылык, кошчылык белән шөгыльләнә; буяу-ману, җеп эрләү, чыпта-кап сугу, киез итек басу, сарык тиресе иләү, аяк киеме тегү, мунчала, дирбия-сбруй әйберләре, арба-тарантас, савыт-саба ясау, агач эше, йон тетү, олаучылык, бурлаклык кәсепчелеге тарала.
XIX йөз ахырына өяз территориясендә май язу, прәннек, патока, шәраб, аракы, туңмай, шәм, сабын, балавыз шәм, күн, постау, язу кәгазе, селитра, поташ, дегет, кирпеч, шырпы, бакыр эретү, чуен эретү, тимер детальләр ясау, пыяла заводлары эшли; 356 су һәм 111 җил тегермәне була (Уфа губернасында иң күп тегермәнле өяз).
1910 елга өяздә һәм Минзәлә шәһәрендә 211 бер сыйныфлы, 4 ике сыйныфлы башлангыч училище, 1 дүрт сыйныфлы, 2 урта һәм 2 махсус уку йортлары, 411 мәктәп эшли.
Автомияле республикалар оештырылганда Минзәлә өязе кантон итеп үзгәртелә һәм ТАССР составына керә. 1922 елда аның составыннан Чаллы кантоны аерылып чыга. Кантонның мәйданы 5621 кв км тәшкил итә, халык саны 1926 елда – 167116 кеше (шулардан татарлар – 74,6%, руслар – 23,4%, марилар – 1,9%; шәһәр халкы – 7545 кеше, авыл халкы – 159571 кеше). Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв. км га 29,7 кеше.
Кантон составына 9 волостька берләштерелгән 356 торак пункт керә: Актаныш, Әмәкәй, Байсар, Күзкәй, Минзәлә, Мөслим, Яңа Маҗын, Пучы, Семиостров волостьлары.
171 мәктәп, күн, мех, метал һәм агач эшкәртү, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре эшли. 1928 елда сөрүлек җирләрнең мәйданы 288841 гектар тәшкил итә; чәчүлекләр мәйданы: арыш – 85398, солы – 36233, борай – 19030, карабодай – 9950, тары – 9819, бодай – 1221, бәрәңге – 893, техник культуралар 2276 гектар тәшкил итә. 353107 баш терлек исәпләнә, шул исәптән 86305 – мөгезле эре терлек, 44380 – ат, 205873 – сарык.
ТАССРны районлаштыру барышында кантон Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районнарына бүленә.
Оештырылган вакытта Минзәлә районына 1 шәһәр һәм 64 авыл советы, 126 торак пункт керә, аларда 73944 кеше яши (шулардан татарлар – 41522, руслар – 31494, башкалар – 928 кеше).
Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елда Минзәлә районының бер өлеше яңа оештырылган Калинин районына бирелә. 1940 елда районның мәйданы 1886 кв. км тәшкил итә, халык саны – 57,6 мең кеше, 1 – поселок советы, 37 – авыл советы, 103 торак пункт исәпләнә.
1944 елның 19 февралендә Минзәлә районының кайбер авыл советлары Матвеев районына бирелә (1954 елның 19 ноябрендә кире кайтарыла).
1960 елда район 2146 кв. км мәйданны били, аңа 1 – поселок советы, 20 – авыл советы, 122 торак пункт керә.
ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Минзәлә районына Актаныш районы һәм Мөслим районының бер өлеше кушыла. Районның мәйданы – 4314 кв. км, халык саны – 108 мең кеше, 2 – поселок советы, 50 – авыл советы, 251 торак пункт исәпләнә.
1965 елның 12 гыйнварында ТАССРның административ-территориаль бүленеше үзгәрү нәтиҗәсендә район территориясе 2295 кв. км тәшкил итә, халык саны – 57,3 мең кеше, 25 авыл советы, 126 торак пункт була.
Минзәлә районының чикләре 1984 елның 4 июнендә Боерган, Калмия, Күзкәй, Сәмәкәй һәм Иске Абдул авыл советларын Тукай районы составына күчергәннән соң билгеләнә.
2017 елга район мәйданы 1923,4 кв.км тәшкил итә, халык саны 28700 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча, 31,2 мең кеше, шул исәптән татарлар – 60,1%, руслар – 35,4%, марилар – 2,7%, чуашлар – 0,45%, башка милләтләр – 1,35%), шулардан шәһәр халкы – 17153 кеше, авыл халкы – 11550 кеше (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 15 кеше).
Хәзерге вакытта район составына бер шәһәр җирлеге – Минзәлә шәһәре – һәм 19 авыл җирлегенә берләштерелгән 69 торак пункт керә:
Минзәлә районы Көнчыгыш Кама артының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Аның төньяк чиге булып Кама елгасы санала (Түбәнкама сусаклагычы).
Район территориясе Татар гөмбәзе Көньяк калкулыгының (Әлмәт) төньяк чигенә керә. Кристаллик фундаменты 1600–1700 абсолют тирәнлекләрдә ята. Районның җир өслеге Пермь, неоген һәм дүртенчел чорның утырма токымнарыннан тора.
Пермь утырмаларыннан елга араларындагы сөзәклекләрнең югары өлешен барлыкка китерүче Казан ярусы токымнары күп таралган; алар балчык, комташ, алевролит, известьташ, мергельләрдән гыйбарәт; ярусның зурлыгы 117–145 м. Югары Пермь утырмаларының татар бүлеге токымнары Казан утырмаларында ята һәм районның көнбатыш һәм үзәк өлешләрендә субүләрләрнең иң югары өслекләрен барлыкка китерә. Бу токымнарга балчыклы-мергель һәм балчыклы-известьташ катламнар җыелмасы керә, алар кызгылт-көрән балчык, алевролит һәм комташ катламнары белән аралаша.
Неоген утырмалар хәзерге Ык һәм Минзәлә елгаларыннан көнбатыштарак урнашкан элекке үзәннәрне тутыралар, алар караңгы-соры һәм караңгы-көрән балчыклардан гыйбарәт.
Дүртенчел утырмалар елга үзәннәренең текә төп сөзәклекләреннән тыш, бөтен җирдә таралган. Аларга аллювиаль елга китерелмәләре, борынгы төп токымнарның ашалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән субүләрләр һәм авышлыклардагы элювиаль һәм делювиаль капламалар керә.
Кама, Ык һәм Минзәлә елгаларының сул яры тугай өсте террасалары комлы, балчыклы һәм балчыксыл аллювийдан гыйбарәт. Елга тугайлары балчыклардан һәм торф катламнары белән аралаш вак бөртекле комнардан тора. Үзәннәр һәм сызаларның авышлыкларында урыны белән делювиаль-солифлюкцион балчыклы туфрак шлейфлары бар, аларның зурлыгы 20–22 м га җитә.
Минзәлә районы территориясе түбән сөзәклекле тигезлектән гыйбарәт, ул 80–160 м биеклек чикләрендә ята.
Биегрәк тигезлекле өслекләрнең калдыклары булган кайбер зур булмаган участокларның биеклеге 180–200 м га җитә. Шундый гөмбәзсыман калкулыклар Минзәлә шәһәреннән көньяктарак, шулай ук районның көньяк-көнчыгыш чигендә, Яңа Айман авылыннан көньяк-көнчыгыштарак (Кызылъяр шәһәре, 240 м) һәм көнбатышта – Тукай районы чигендә бар.
Рельеф өслегенең гомуми авышлыгы көньяктан төньякка, Кама елгасы үзәненә таба юнәлгән.
Рельеф характеры буенча территория ике өлешкә бүленә: Кама-Ык тугаена һәм түбәнге плато – Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк читенә.
Кама-Ык тугае төньяк чик буенча киң буй булып сузылган шактый территорияне били. Тугай һәм Кама елгасы үзәненең төп яры арасында Кама тугай өсте террасалары уза. Түбән Кама сусаклагычы булдырылганнан соң, беренче һәм өлешчә икенче тугай өсте террасасын су баса. Түбән Кама сусаклагычы сулары йогынтысындагы зонада тугай һәм сазлы-күлле аккумуляция күзәтелә, күп санда меандрлар, култыклар, сазланган участоклар, күлләр-иске елга юллары бар. Иң зур сулы-сазлы массив – Көләгеш.
100 м дан 200 м га кадәр биеклек белән районның бөтен көньяк өлешен биләгән түбәнге плато Кама, Ык, Минзәлә елгаларының үзәннәре белән телгәләнгән. Көнчыгышта Минзәлә елгасы үзәне һәм төньякта Ык елгасының түбән агымнары арасында яткан плато (максималь биеклеге 212 м), һәм көнбатышта Минзәлә елгасы үзәне һәм төньяк һәм көнчыгышта Ык елгасы арасында урнашкан елга арасы (максималь биеклеге 180 м) иң зурлардан санала.
Район территориясендә түбән карбон һәм югары девон утырмаларында нефть ятмалары табыла. Бакчасарай, Минзәлә, Дружба, Көнчыгыш Дружба, Наратлы Кичү нефть чыганаклары эшкәртелә. Нефть – күкертле, парафинлы, ә Тула-бобриков горизонты нефте югары күкертле, парафинлы, югары сумалалы типка керә. Нефть запасларының күләме буенча кечкенә чыганаклар санала.
Нефть чыгаруны “РИТЭК” акционерлык җәмгыяте, “Прикамнефть” нефть-газ чыгару идарәсе алып бара.
Минзәлә районында руда булмаган каты файдалы казылмаларның минераль-чимал базасы бар, ул төзелеш материаллары сәнәгатенең һәм авыл хуҗалыгының минераль продукциягә булган эчке ихтыяҗын тәэмин итә (балчыклы токымнар, кирпеч балчыклары, комнар, комлы-чуерташ катнашмасы, тимер оксидлы пигментлар һәм башкалар).
Берничә кирпеч һәм керамзит балчыклары, балчыклы измә әзерләү өчен балчык чыганаклары ачыла. Комлы-чуерташ чыганаклары Кама елгасының хәзерге аллювиенда бар. Түбән Кама сусаклагычы тулганнан соң, су юлы һәм тугай чыганаклары 15–17 м кадәр тирәнлектә су астында кала.
Ком һәм комлы-чуерташ катнашмалары чыганаклары файдалы казылманың артык балчыклы булуы белән характерлана.
Климаты уртача-континенталь, уртача киңлекләрнең континенталь һава массалары тәэсирендә формалаша. Уртача еллык һава температурасы 3,3°С. Кыш озын һәм салкын, уртача температура гыйнварда –13,2°С (абсолют минимум – 47°С). Җылы көннәр 118 көн дәвам итә.
Еллык атмосфера явым-төшемнәре 476 мм, шул исәптән җылы чорда – 342 мм. Тотрыклы кар катламы ноябрь уртасында барлыкка килә, апрельнең икенче декадасына дәвам итә. Кар катламының уртача биеклеге – 40 см.
Җил юнәлеше күбесенчә – көньяк-көнбатыш һәм көньяк, язын – ешрак төньяк.
Районның гидрографик челтәре Түбән Кама сусаклагычы, кушылдыклары белән Ык, Минзәлә, Игәнә елгаларыннан гыйбарәт.
Түбән Кама сусаклагычы Кама елгасының түбәнге агымы үзәнендә булдырыла, аның район чикләрендәге озынлыгы 40 км тәшкил итә. Түбән Кама гидроузелын төзегәннән соң, тугай болыннарының шактый мәйданы су астында кала, ә Ык һәм Минзәлә елгаларының түбәнге агымнары сусаклагыч этемнәре астында кала һәм киң култыкларга әверелә.
Минзәлә районы буенча агучы иң зур елгаларның берсе – Ык. Елганың озынлыгы 436 км, район чикләрендә 125 км түбәнге агымы (шуларның 55 км сусаклагыч суы астында калган). Ык районның көньяк чигеннән ага: башта төньяк-көнчыгышка таба, аннары юнәлешен төньяк-көнбатышка таба үзгәртә. Ачык күренгән асимметрия, сөзәклекләренең яруслылыгы һәм киртләчлелеге Ык үзәне төзелешенең үзенчәлеге булып тора.
Район территориясендәге Ык – күп сулы елга: су юлының киңлеге 80 м, тирәнлеге плёсларда 2–3 м, сайлыкларда – 0,5 м га җитә, межа вакытындагы уртача су чыгымы елга тамагында 20–25 м3/с. Елгада боз кату ноябрьнең беренче яртысында башлана, апрельнең икенче яртысында боз китә. Бозның калынлыгы кыш азагына 60–90 см га җитә.
Ыкның төп кушылдыклары – сул кушылдыклар. Шуларның берсе – Минзәлә елгасы (гомуми озынлыгы 123 км, район территориясендә – 70 км, шуның 22 км сусаклагыч суы астында калган зонада). Минзәлә елгасы үзәне асимметрияле, уң сөзәклеге текәрәк; бик бөгелешле урында киң тугай буйлап ага. Су юлының киңлеге 15–20 м, тирәнлеге – 0,5–1 м, межа вакытындагы уртача су чыгымы елга тамагында 1,2–1,8 м3/с. Район территориясендә Минзәлә елгасына Игәнә елгасының (гомуми озынлыгы 50 км, район территориясендәге озынлыгы 8 км) һәм Ургыды елгасының (гомуми озынлыгы 31 км, район территориясендәге озынлыгы 14 км) сул кушылдыклары кушыла. Игәнә үзәне асимметрияле, далаланган сөзәкле; тугае ике яклы, куе булып үләннәр һәм куаклар үскән; су юлы тармакланмаган, тар (6–10 м).
Ыкның уң кушылдыкларының иң зурысы Мөшек елгасы (гомуми озынлыгы 30 км, район территориясендәге озынлыгы 19 км), үзәне кискен асимметрияле: аның уң сөзәклеге текәрәк, калку, ерымнар һәм сызалар белән капланган.
Елга челтәренең уртача тыгызлыгы районда 0,35–0,5 км/кв.км. Елгаларның туенуы катнаш, кар сулары белән туенуга еллык агымның 60–80%ы туры килә. Җәйге корылык вакытында елгалар грунт сулары белән туенуга күчә.
Ургыды һәм Мөшек елгаларының межа вакытындагы уртача су чыгымы 0,2м3/с, Игәнә елгасыныкы – 0,5м3/с; аларның кечерәк кушылдыкларының межа вакытындагы уртача су чыгымы 0,01–0,05м3/c.
Ык һәм Минзәлә (түбәнге агымында) елгаларының тугайлары сазланган һәм дым яратучы үсемлекләр белән капланган; анда күп санда күлләр, елганың иске юллары бар, алар озынча, бормалы һәм дугасыман формада, аларның тирәнлеге гадәттә 1 м дан артмый.
Туфрак капламының төп өлешен типик, көлсуланган, селтесезләнгән кара туфраклы җирләр тәшкил итә.
Районның көньяк-көнчыгыш өлешендәге тозлаклы-карбонатлы кара туфраклар зур мәйданнарны били. Соры урман туфраклары шактый таралган: аксыл-соры, соры һәм карасу-соры. Алар райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең якынча 30%ын алып тора. Шулай ук тугай, сазлык, кәсле-көлсу туфраклар очрый. Саз туфраклары Ык елгасының текә борылышында Көләгеш сазлыгының түбәнге өлешендә кишәрлекләр булып тупланган.
Туфраклар башлыча балчыклы һәм авыр балчыксыл гранулометрик составлы, яхшы структуралы. Төп токымнар – делювиаль балчыксыл туфраклар һәм балчыклар, лёссыман утырмалар.
Урманнар район территориясенең 11,1%ын били. Яфраклы агачлар урманнары өстенлек итә. Урман барлыкка китерүче төп төрләре – юкә, имән, усак, каен, шулай ук өрәңге, карама, элмә агачлары үсә.
Шактый мәйданнарны куаклыклар били, тугайларда тал куаклары, азрак чикләвек куагы, имән һәм башка төрләрдән гыйбарәт.
Саз үсемлекләренә курак (башаклы камыш), күрән, чәчбай, җикәнбаш, дым яратучы төрле үсемлекләр керә.
Минзәлә районы территориясендә үсемлекләрнең 993 төре билгеле. “Игим наратлыгы” табигать истәлеге территориясендә мүкләр, нарат җиләге, кызыл бөрлегән, каен җиләге, абага, каеш яфрак өстенлек итә. ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: ланцет яфраклы көтүче кубызы, себер бузульнигы, татар канариясе, төньяк линней үләне, сабын үләне, зур койрыклы күрән, зәңгәр тубыйбаш һәм башкалар.
Хайваннар дөньясында умырткалыларның 302 төре бар. Урманда яшәүчеләрдән районда поши, бүре, төлке, сасы көзән, бурсык, ак куян, гади тиен, җирән кыр тычканы очрый. Дала участокларында ләтчә, йомран, байбак, гади кыр тычканнары, үр куяны яши.
Торак пунктлар янында яшәүче кошлардан ала карга, күк күгәрчен, басу чыпчыгы киң таралган. Урманда яшәүчеләрдән көртлек, урман күгәрчене, карчыга, колаклы ябалак, байгыш, зур чуар тукран, күке, саескан очрый. Урман полосаларында шәүлегән, көнчыгыш сандугачы, чикерткә нарат чыпчыгы, соры әрәмә чыпчыгы билгеле.
Район территориясендә ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләре дә очрый: зур кушаяк, көрән аю, кара бүксәле гагара, зур күлбога (су үгезе), озынтомшык, сары борынлы аккош, дала карчыгасы һәм башкалар.
Түбән Кама сусаклагычы ихтиофаунасында балыкларның 35 төре бар: чуртан, корбан балык, судак, берш, бәртәс, җумба, чабак, густера, алабуга, синец, опты, кара балык, табан балык, чөгә һәм башкалар.
Минзәлә районының табигать-тыюлык фонды 5 аеруча саклаулы табигать территорияләрен үз эченә ала:
Кама-Ык аучылык тыюлыгына 18,6 мең га мәйданда болыннар һәм түтәллекле Кама-Ык тугаеның урман кишәрлекләре керә. Аучылык фаунасының төр составы: поши, төлке, сусар, янутсыман эт, ас, Америка чәшкесе, дала көзәне, ондатра, суер, көртлек, соры каз, ысылдык аккош, соры торна, суда йөзүче һәм саз киек кошы.
“Игим наратлыгы” – Ык елгасының тугай өсте террасасындагы нарат урманы кишәрлеге, мәйданы 584 гектар. Түбән Кама сусаклагычының Ык елгасы култыгының уңъяк ярында урнашкан. Фауна вәкилләре: кәҗәболан, янут, бурсык, селәүсен, төлке, кондыз, ондатра, чәшке, бүре һәм башкалар; ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: соры гөберле бака, гади кара елан, бөркет, кабер каракошы, елга каракошы.
Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә. Ит-сөт терлекчелеге, яшелчәчелек, кырчылык, умартачылык үсеш алган.
Авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 104,9 мең гектар (2018 ел), шул исәптән сөрүлек җирләр – 85,2 мең гектар. Терлек азыгы чөгендере, сабан бодае, уҗым арышы, борчак, арпа, рапс, кукуруз, бәрәңге игелә. Мөгезле эре терлек – барлык категория хуҗалыкларда 18,7 мең баш, кош-корт барлык төр авыл хуҗалыгы учреждениеләрендә 81,4 мең баш исәпләнә.
7 авыл хуҗалыгы предприятиесе (“Органик Групп” , “Минзәлә таңнары” агрофирмасы”, “Заиковский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре) эшли, 73 фермер хуҗалыгы бар (2005 елда районда 23 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән 4 колхоз, 3 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 16 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 5 ярдәмче хуҗалык).
Иң зур сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә һәм Хуҗамәт авылында урнашкан, алар арасында икмәк заводы, урманчылык, “Мелиорация” күчмә механикалаштырылган колонна, “Изыскатель” сәүдә-җитештерү фирмасы”, “ПромСервис”, “Рыбак”, “МетаСервис”, “Монолит”, “Минзәлә автотранспорт предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, “Минзәлә нәсел үрчетү предприятиесе”, “Хуҗамәт ремонт‑механика заводы” акционерлык җәмгыятьләре бар.
Район территориясе буенча Казан – Уфа автомобиль юлы уза.
Мәгариф өлкәсендә 2018 елга районда 3 һөнәри белем бирү учреждениесе (М.Җәлил исемендәге педагогика көллияте, медицина училищесе, авыл хуҗалыгы техникумы), 18 гомуми белем бирү учреждениесе: 8 урта, 7 тулы булмаган урта, 8 башлангыч мәктәп (филиаллар), гимназия, кадетлар мәктәп-интернаты (Иске Маҗын авылы), ятим балалар һәм караучысыз калган балалар һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат (Минзәлә шәһәре), Психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәге (Тупач авылы); 32 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. Өстәмә белем бирү учреждениеләренә Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗаты йорты, “Олимп”, “Юность”, “Юбилейный” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре керә.
2018 елга мәдәният өлкәсендәге оешмалар:
Районда 247 үзешчән халык иҗатының клуб оешмалары (шул исәптән 19 фольклор коллективы) эшли, аларның 7 се “халык” исемен алган:
1917 елның 23 октябреннән татар һәм рус телләрендә “Минзәлә” район газетасы чыга (1917 елның 23 октябреннән 1918 елның июленә кадәр – “Минзәлә иле”, 1917 елның июленнән – “Известия Мензелинского Совета крестьянских депутатов” (рус телендә), 1918–1919 елларда – “Красные известия”, 1919 елның июленнән 1920 елның августына кадәр – “Кызыл әләм” (“Красный стяг”), 1920 елның августыннан – “Игенче” (“Пахарь”), аннары – “Агроиндустрия комбинаты”, 1932 елдан – “Ленин Байрагы” (“Знамя Ленина”), 1962 елдан – “Коммунизм таңы” (“Заря коммунизма”), 1991 елдан хәзерге исемдә).
23 мәчет, 4 чиркәү, 4 кәшәнә эшли.
Минзәлә районында 149 археология истәлеге табыла. Алар арасында иң тикшерелгәне – Ык елгасы үзәне. Анда борынгы туктаулыклар – палеолит һәм мезолит чорына нисбәтле I һәм II Дәвек туктаулыгы бар. Берничә истәлек бронза гасырга карый. Күп санда истәлекләр элекке тимер гасырга карый, алар арасында ныгытылмаган торулыклар, шәһәрлекләр һәм каберлекләр бар.
Шулай ук аз санда элекке урта гасыр, Болгар һәм Алтын Урда чорына нисбәтле объектлар табыла.
Сәламәтлек саклау системасы оешмалары: Үзәк район хастаханәсе, 2 поликлиника. 39 фельдшер-акушерлык пункты.
Минзәлә районының спорт инфраструктурасы 88 спорт корылмасын үз эченә ала, шул исәптән “Юность” боз сарае, “Юбилейный” спорт комплексы, “Титан” атлетика залы, “Нефтьче” спорт залы, чаңгы базасы бар.
Минзәлә районында туган күренекле шәхесләр:
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.