Биографиясе

1887 елның 20 декабре (1888 елның 1 гыйнвары), Саратов губернасы, Иске Карлыган авылы, хәзер Пенза өлкәсенең Лопатин районы – 1948 елның 25 октябре, Казан.

1924–1925 елларда – Саратов, 1930–1931 елларда Әстерхан педагогика техникумнарында укыта. 1934–1947 елларда Казан педагогика институтында, бер үк вакытта, 1942–1948 елларда, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, шул ук вакытта, 1943–1945 елларда, Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар грамматикасына, сүз ясалышы, лексикология, терминология, татар әдәби теле тарихы, сөйләм культурасына карый. Рамазанов руслашкан алфавит төзүдә катнаша. Башлангыч һәм урта мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы.

Хезмәтләре

Татар әдәби теленең орфография кагыйдәләре. Казан, 1934 (автордаш).

Г.Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле // Совет әдәбияты. 1946. № 10.

Татар теле буенча очерклар. Казан, 1954.

Әдәбият

Исламов Ф.Ф. Зур педагог та ул Ш.Рамазанов // Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буенча. Казан, 2002.

Якупова Г. Шигап Алимович Рамазанов (к 90-летию со дня рождения) // Советская тюркология. 1978. № 1.

Казанская лингвистическая школа / Сост. М.З.Закиев. Казань, 2008.