Биографиясе

1951 елның 26 феврале, Казан — 2021 елның 5 августы, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1973), шунда ук эшли, икътисади кибернетика кафедрасы мөдире (2004–2009), кафедра профессоры (2009 елдан).

Хезмәтләре хисаплау математикасына һәм җитештерү идарәсен автоматлаштыруга карый. Фазылов алдан билгеләнгән төрле класстагы кабарынкы оптимальләштерү мәсьәләләрен төгәллек белән хәл итү алымнарын эшләп, аларны нигезли, механик эшкәртүнең сыгылмалы җитештерү системалары белән идарә итү методикасын тәкъдим итеп гамәлгә кертә.

Хезмәтләре

Выпуклая оптимизация с заданной точностью // Журн. вычисл. математики и мат. физики. 1990. Т. 30, № 5 (автордаш); 

Отыскание минимакса с заданной точностью // Журн. вычисл. математики и мат. физики. 1994. Т. 34, № 5; 

Задача манипулятора гальванической линии. К., 2000.