Биографиясе

1920 елның 28 гыйнвары, Казан губернасы, Лаеш өязе Имәнкискә авылы — 2008 елның 3 августы, Казан.

Ташкент педагогика институтын тәмамлый (1941).

1942 елдан Кызыл Армиядә: Воронеж (1943), 1нче Украина (1944), 1нче Белоруссия (1944–1945) фронтларында (взвод командиры). 1945–1946 елларда Германиядәге совет гаскәрләре төркеменең хөкүмәт элемтәсе буенча аерым 248 нче батальонында взвод командиры.

1946–1953 елларда Таҗикстан КП ҮКның агитация һәм пропаганда бүлеге лекторы.

1953 елдан Таҗик университетында.

1959–2008 елларда Казан техник университетында КПСС тарихы кафедрасы мөдире (1960–1990).

Хезмәтләре СССРда милли мөнәсәбәтләр тарихы мәсьәләләренә, Татарстан тарихына карый.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Национальные секции РКП (б). К., 1967; 

История Татарстана: Методология и понятия. К., 2008 (автордаш).