Эчтәлек

IX йөзнең 2 нче яртысында Хәзәр каганлыгы аша сугышып үтеп, Көнчыгыш Европага килеп төпләнәләр: Кара диңгезнең төньяк далаларын Дунай тамагына кадәр биләп алалар.

Төп шөгыльләре күчмә терлекчелек. Тәңрегә табынучылар. Ханнар тарафыннан идарә ителгәннәр.

Яугир халык буларак, күрше дәүләтләрне (Венгрия, Русь һ.б.) еш борчыйлар. Византиягә йөз тоткан елларда Хәзәр каганлыгына каршы, хәзәрләр яклы булганда, Византиягә каршы яуларда катнашу очраклары мәгълүм.

965 елда Киев кенәзе Святослав белән бергә Хәзәр каганлыгын тар-мар итүдә катнашалар.

1036 елда бөек кенәз Ярослав Мудрый Киев янында бәҗәнәкләрне җиңә. Бер үк вакытта аларны көнчыгыштан килүче кыпчаклар белән угызлар (рус язмаларында түркләр) кысрыклый.

XI йөзнең урталарында бәҗәнәкләр Карпат таулары тарафына, Дунайның урта агымы төбәкләренә күченергә мәҗбүр булалар. Шунда төпләнү өчен аларга 1040–1090 елларда Византия көчләре белән аяусыз көрәшергә туры килә. Византия дәүләте, кыпчаклар белән берләшеп, бәҗәнәкләрне җиңүгә ирешә. Бәҗәнәкләрнең бер өлеше кабат рус кенәзлеге чик буйларына әйләнеп кайта, анда каракалпаклар берләшмәсен (рус язмаларында «чёрные клобуки») оештыруда катнаша.

Соңрак бәҗәнәкләр кыпчакларга кушылып бетә. Балкан төбәгендә калган бәҗәнәкләр шундагы халыклар арасында ассимиляцияләнә.

Әдәбият

Плетнёва С.А. Древности Чёрных клобуков. М., 1973.

Плетнёва С.А. Печенеги и гузы на Нижнем Дону. М., 1990.

Автор – И.Л. Измайлов