- РУС
- ТАТ
барон, генерал-майор (1823)
1791 ел, Санкт-Петербург — 1853 елдан соң.
Беренче кадетлар корпусын тәмамлый (Санкт-Петербург, 1807).
1807 елдан хәрби хезмәттә. 1812 елгы Ватан сугышында, рус гаскәрләренең чит илләргә 1813–1814 еллардагы яуларында катнаша.
1830–1831 елларда Казан гражданнар губернаторы.
Отставкага чыкканнан соң, Казан губернасының Спас өязендәге Кызыл Бистә авылындагы утарында яши, анда ул үрнәк хуҗалык төзи. Пирх эшчәнлеге 1843 елда немец икътисадчысы А.Гакстгаузен тарафыннан югары бәяләнә.
Казан икътисадчылар җәмгыятенең 1 нче бүлеге рәисе була (1853 тән).
Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.