Биографиясе

1942 елның 26 июлендә Казан шәһәрендә туган.

Мәскәү университетын тәмамлый (1965). 1968 елдан Казан университетында, 1976 елдан генетика кафедрасын оештыручы һәм мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре микроорганизмнар генетикасы һәм молекуляр генетикага карый.

Аның тарафыннан беренче тапкыр печән таякчыгының (Bacillus subtilis) гомологик рекомбинация процессын контрольдә тотучы 5 яңа гены ачыклана. 2 гены клонлана, аларның эчәк таякчыгы (Escherichia koli) геннарына хас гомологиясе исбат ителә. В. subtilis күзәнәкләрендә гомологик рекомбинация процессын үтәүче төп ферментлар җыелмасы буларак, рекомбинасомалар концепциясе тәкъдим ителә.

1991 елдан Барабанщиков төп генетик процесслар регуляциясендә биологик актив кремний ролен өйрәнү белән шөгыльләнә. Доцент С.В.Малков белән берлектә геннар эшчәнлегенең хромосомада – кремнийның биологик актив кушылмалары силикат-ионнар концентрациясенә бәйлелеге турындагы «геном ювенилизациясе (яшәрүе)» гипотезасын тәкъдим итә. Еллар узу белән мондый ионнар саны акрынлап кими. Бу – геннарның аерым ансамбльләре эшчәнлеге бозылуга һәм организмның картаюына китерә.

1977 елдан Селекционерлар һәм генетиклар җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе.

Хезмәтләре

Молекулярные механизмы процессов репарации, рекомбинации и мутагенеза. Казань, 1986.

Молекулярная генетика. Казань, 1988.

Сборник задач по генетике. Казань, 1988.

Хрестоматия по генетике. Казань, 1988.