- РУС
- ТАТ
Балет артисты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2015)
1986 елның 31 гыйнварында Казанда туа.
2005 елда Казан хореография училищесын тәмамлый (Татарстанның халык артисты В.Н.Бортяков классы). 2004 елда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының балет труппасына кабул ителә.
Репертуарында – хәзерге һәм милли спектакльләрдә, чит илләр һәм рус классик мирасы балетларында ялгыз һәм әйдәп баручы хореографик партияләр.
2010 елның маенда – "ТЮРКСОЙ" халыкара төрки мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү оешмасы бүләгенә, 2012 елда "Восходящая звезда" номинациясендә "Душа танца" призына лаек була.
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "Алтын Урда" спектаклендә Батый хан Рухы ролен башкарганы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2015, иҗат төркеме составында).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.