Травматологиянең үсеше ортопедия авырулары өчен беренче лазарет оештырган М.О.Фридланд эшчәнлеге белән бәйле.

1918 елда протезлар әзерләү остаханәсе нигезендә Ортопедия институты ачыла һәм анда сөяк тукымасы регенерациясе, йөрү-хәрәкәт аппаратының тумыштан һәм яшәү дәверендә барлыкка килгән бозылулары патогенезы мәсьәләләре; операциядән соңгы чорда сәламәтләнүнең сыйфатын арттыручы җайланмалар һәм приборларны гамәлгә кертү өйрәнелә.

Л.И.Шулутко сөякнең ялган буыннарын (пластина урнаштыру, декортикация), остеобластокласт, сколиоз, сөяк ялкынсынуы авыруларын оператив дәвалау ысулларын тәкъдим итә (1937). Ул сынуларны дәвалау өчен функциональ шин уйлап таба (Шулутко-Ципоркин шины).

Бөек Ватан сугышы елларында утлы корал яраларын, озакка сузылган җәрәхәтләрне, нерв баганалары яраларын дәвалау ысуллары эшләнелә (Л.И.Шулутко, Л.В.Грубер, Г.С.Книрик).

Сугыштан соңгы елларда сәнәгать травматологиясе һәм төрле органнарның эшчәнлеген кабат кайтару өчен җайланмалар төзү юнәлеше алга чыга (Ү.Я.Богданович, Д.Г.Тәхәвиева, А.И.Гордеева, Е.Н.Громова).

Кыйпылчыкларны җыеп электәге позицияне булдыру (Х.С.Рәхимкулов, Ф.Ф.Сафин, А.А.Крылов, А.Л.Гиммельфарб), компрессия белән остеосинтез үткәрү аппаратлары (Ф.С.Йосыпов, А.А.Крылов, В.М.Сергеев, Р.А.Шәфигуллина), сөяккә компрессия белән остеосинтез үткәрүдә эксцентрик бикле пластина куллану (Х.С.Рәхимкулов) белгечләр арасында югары бәяләнә.

Түбән очлыкларның торсион деформациясе механизмының оригиналь теориясе төзелә (1980 еллар башы), авыруларны тикшерүнең радиоэлектрон ысуллары эшләнә һәм гамәлгә кертелә, микрохирургик ысуллар белән дәвалау, буыннарны протезлау башкарыла (А.А.Богов, Х.З.Гафаров, А.Л.Гиммельфарб, Р.Г.Зөлкарнәев, И.Ф.Әхтәмов).