Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кызылъяр, Богородский исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XVIII йөз ахырында алпавытлары – Н.Л.Аристов, Д.Захарьянина, М.Я.Смирнов, Н.Филиппов, XIX йөзнең беренче яртысында – А.П.Левшина, Н.Д.Булыгин (губерна жандарм идарәсе башлыгы, губерна дворяннар башлыгы), Н.И.Бутлеров, М.А.Власова, М.П.Иванова, А.М.Крылова, А.А.Созонова, А.Озеров, П.А.Буженинов, А.М.Смирнов.

XIX йөз ахырында – ХХ йөз башында җир биләүче Чистай һәм Мамадыш өязләрендәге дворяннар башлыгы В.И.Якубович була. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1795 елда иске агач храм урынында Святитель Дмитрий Ростовский хөрмәтенә приделлы, барокко стилендә таш Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә. 1887–1888 елларда танылган архитектор Л.К.Хрщонович проеты белән, коллегия киңәшчесе алпавыт П.В.Терпигоров акчасына газап чигүче Изге Юлия хөрмәтенә уң придел кушылып төзелә (1934 елдан эшләми, архитектура истәлеге).

1866 елда приход рухание М.Н.Гайев тарафыннан училище ачыла (1877 елда земство карамагына күчә). Аның өчен чиркәү-приход һәм земство попечительлеге акчасына класслы, алгы һәм укытучы бүлмәле үз бинасы төзелә. 35 ир бала һәм 15 кыз бала укый, шул исәптән Кече Кызылъяр һәм Чирүле Шонталы авылларыннан, 1903 елда – 46 ир бала һәм 15 кыз бала, 1906 елда 62 ир бала һәм 35 кыз бала укый. 1887 елдан училищенең попечителе җир биләүче О.Н.Булыгина була.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, отставкага чыккан коллегия киңәшчесе А.В.Чехметьевның сабын кайнату заводы, тимерче алачыгы, казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 622 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Кызылъяр волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Кыр Шонталысы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Согласие» колхозы оештырыла, 1935 елда «Память Кирова» итеп үзгәртелә, 1951 елда «Привет Сталину» колхозына  кушыла. 1953 елдан – «Память Сталина», 1961 елдан – XXII партсъезд исемендәге колхоз, 1992 елдан «Агрофирма Алексеевск сөте», 2003–2004 елларда «Кызылъяр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәдәният

Авылның көньяк-көнбатыш очында, авылдан 800 м көньяк-көнчыгыштарак Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 2 археология объекты табыла.

Халык саны

1782 елда – 233 ир заты;
1859 елда – 557,
1897 елда – 797,
1908 елда – 882,
1920 елда – 960,
1926 елда – 937,
1949 елда – 269,
1958 елда – 261,
1970 елда – 239,
1979 елда – 147,
1989 елда – 71,
2002 елда – 4 кеше (руслар).
Хәзерге вакытта даими яшәүчеләр юк.