Биографиясе

1925 елның 25 декабре, Арча кантоны Чулпан авылы – 2004 елның 29 феврале, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1954). 1954–1956 елларда Губерово урта мәктәбендә укытучы (Приморье крае).

1956 елдан Казан университетында, 1988–1991 елларда гомуми тарих, 1991 елдан яңа һәм иң яңа тарих кафедрасы профессоры.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәтләре тарихны укыту проблемаларына карый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Образовательно-воспитательная роль системы наглядных средств в курсе новейшей истории. Казань, 1963.

Партийность исторической науки. Казань, 1979.

Классовая природа партийности исторической науки: теория и практика исследования. Казань, 1989.

Әдәбият

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): биобиблиографический словарь. Казань, 1999.

Автор – А.В.Скоробогатов