Арча районы территориясендә, Норма елгасы үзәнендә Яңасала авылыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан.

1987 елда билгеләнә. Мәйданы 10 га.

Урман зонасындагы 2 далаланган болын участогыннан тора.

Сирәк үсемлекләрдән каурый кылган, язгы адонис һәм башкалар үсә.

Объект фәнни-танып белү әһәмиятенә ия.