Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1920 елда, сәүдәгәр Красницкийның удел ведомствосыннан вакытлыча файдалануга алынган җирләрендә урнашкан элекке хуторы урынында нигезләнә.

Оештырылган көненнән ТАССРның Арча кантоны Ильинский волостена керә. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенск, 1927 елның 1 августыннан — Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Новопльский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1966 елдан поселок “Овощевод” совхозы составында (үзәк утары Әйшә авылында, 1995 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Халык саны

1926 елда — 79,
1938 елда — 90,
1949 елда — 60,
1958 елда — 80,
1970 елда — 125,
1979 елда — 88,
1989 елда — 75,
2002 елда — 47,
2010 елда — 39,
2017 елда — 48 кеше (руслар — 77%, татарлар — 21%).