- РУС
- ТАТ
Нефть һәм газ технологиясе гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1977), профессор (1979), БАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1978, 1985)
1934 елның 19 сентябрендә Мордва АССРның Темников шәһәрендә туган.
1957 елда Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң, Башкортстан нефть продуктлары фәнни-тикшеренү институтында. 1965 елдан Уфа нефть институтында, 1979–1994 елларда җылылык техникасы кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре нефтьне төп үткәргеч торба буйлап куганда һәм саклаганда җылылык-масса алмашына, табигатьне һәм җылылыкны саклау технологияләрен эшләүгә, нефтьнең табигый кимүе нормасын фәнни дәлилләүгә карый.
Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы бар.
Медаль белән бүләкләнә.
Потери нефтепродуктов и нефтей от испарения из подземных резервуаров. М., 1966 (автордаш).
Транспорт и хранение нефти и газа. М., 1975 (автордаш).
Борьба с потерями нефти и нефтепродуктов при их транспортировке и хранении. М., 1981 (автордаш).
Техника и технология транспорта и хранения нефти и газа. Уфа, 1994 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.